Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Кырымтатарларның Казан сәфәре: "Нокта куйганчы бик яхшы уйларга кирәк"


Кырымтатар вәкилләре Татар конгрессындагы очрашуда

Кырымтатар вәкилләре Татар конгрессындагы очрашуда

Казанда булып кайткан Кырымтатар мәҗлесе әгъзалары Татарстандагы хәлләрне күреп шаккатулары турында сөйләде, әмма Русия белән мөнәсәбәтләрне билгеләгәндә нык уйларга кирәк, диде.

25-29 апрельдә Кырымтатар мәҗлесе вәкилләренең Казан сәфәре вакытында Кырым делегациясен иң югары дәрәҗәдә кабул иттеләр. Беренче көнне үк кунаклар белән Татарстан президенты Рөстам Миңнеханов очрашып сөйлеште.

Шундый ук очрашулар Татарстан хөкүмәте рәисе Илдар Халиков, Дәүләт шурасының рәис урынбасары Римма Ратникова белән дә булды. Бөтендөнья татар конгрессында кырымтатар мәсьәләләре турында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

Кырымтатар вәкилләре "Казан – Төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" ачылышы тантанасында да катнашты.

Мәҗлес вәкилләрен мәҗлес рәисенең урынбасары Ахтем Чийгоз җитәкләде. Президент белән очрашуда да Кырым ягыннан сөйләшүне ул алып барды.

Рөстәм Миңнеханов делегацияне сәламләп Татарстан җитәкчелегенең кырымтатарларга булышырга тәләгәнен белдерде. Ул вакыт узганын, процесслар барганын, ә мәҗлес ягыннан тәкъдимнәр соңга калганын искәртте.

"Без сезнең тәкъдимнәрне иң югары дәрәҗәгә җиткерергә әзер, вакыт бара. Сез тәкъдим ясамасагыз, башкалары бар бит, алар ясый ала, алардан тыш Кырым хакимияте дә үз фикерен әйтә ала. Вакытны югалтмагыз. Бездә дә катлаулы вакытлар булган иде, ләкин без бу процессларны тыныч юлга куя алдык, безнең тәҗрибәбәз бар. Кырымның яңа конституциясен кабул итә алмыйсыз икән, аны тора-бара үзгәртергә мөмкин булачактыр, бездә дә шулай булган иде. Кырымтатарларга кагылышлы төрле кануннар да кабул итәргә кирәк булачактыр. Вакытны югалтмагыз, хакимияткә кереп эшләргә кирәк, үзегезгә кирәген үзегезгә эшләргә кирәк", диде Миңнеханов.

Мәҗлес вәкилләре исә Кырымдагы хәлләр, кырымтатарларның вазгыяте хакында сөйләде.

Мәҗлес әгъзасы Әминә Авамилева кырымтатарларның төп мәсьәләсе Кырымда милли җөмһүриятләрне торгызу мәсьәләсе беренче чиратта хәл ителергә тиеш, аннан соң башка мәсьәләләр турында сөйләшергә мөмкин диде.

Бакчасарай район хакимияте башлыгы Илми Умеров: "Без 23 ел Украинада яшәдек, аны якладык. Хәзер без де-факто Русиядә. Халык гаскәр кебек бер якка барганда кисәк артка борылып икенче якка бара алмый. Моңа вакыт кирәк. Безне катнаштырмыйча яңа конституцияне дә кабул иттеләр. Бәлки безгә бу процессларга кереп милли көрәшебезне дәвам итәргә кирәк булачактыр яңа шартларда", диде. Шул ук фикерне Илми Умаров Азатлыкка Казан тәэсоратлары белән уртаклашканнан соң, алга таба кырымтатарлар ничек эш итәргә тиеш дигән сорауга җавап биргәндә дә кабатлады.

"Без Кырымга кайтканнан соң беренче чиратта үзидәрә оешмалары төзедек, үзәк, җирле мәҗләсләрне сайладык, ләкин без Кырымда бер районда да күпчелекне тәшкил итмибез. Кырымда без 13 процент, кайбер районнарда 29-33 процентны тәшкил итәбез. Безгә сайлауларда квота кирәк, йә ниндидер канун", диде Ахтем Чийгоз.

Президент белән очрашу бер сәгатьтән артык дәвам итте. Кырым вәкилләре Миңнехановка кырымтатар бүреген бүләк итте. Делегация җитәкчелеге икенче көнне үк Кырымга кайтты, калганнары програмда каралганча сәфәрне 29 апрельдә тамамлады.

Рефат Чубаров Казанга нигә килмәде?

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның Казанга килмәвен Кырым ягы ярымутраудагы катлаулы вазгыять белән аңлатты. Мәҗлес һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында имзаланыр дип көтелгән килешү дә шул сәбәптән имзаланмады. Ләкин кайбер гайре рәсми чыганаклардан мәгълүм булганча, Рифат Чубаров Мәскәү белән турыдан-туры сөйләшү узуын көтә икән. Ягъни, Казанның бу мәсьәләдә ярдәмен кире какмаса да, төп сөйләшүләрне мәҗлес Мәскәү белән үзе алып барырга тиеш дигән фикердә. Тик андый очрашуның булачагы хәзер икеле. Кырымтатар мәҗлесен 20 елдан артык җитәкләгән, хәзерге вакытта Киевта Украина Югары радасында эшен дәвам итүче һәм кырымтатарлар арасында һаман да нык тәэсирле булып калучы Мостафа Җәмилевнең Чубаров белән Путин очрашуын бик үк теләмәве билгеле.

Мәскәү Кырымда тынычлык булганын, аның сәясәтен Кырымдагы һәммә халыклар яклаганын күрсәтәргә теләсә кирәк. Һәм ул кырымтатар факторының Кырымдагы әһәмиятен аңлый. Кырымтатарлар исә булган үзгәрешләрне әле кабул итә алмый. Алар моны кабул итсен өчен Мәскәүнең Кырымда кырымтатарларның милли автономияләрен торгызырга әзер булуын курсәтү кирәк, ә ул моны эшләми. Бу тестны Мәскәү кырымтатарлар алдында әлегә узмады.

Путин имзалаган реабилитация канунында кырымтатар халкын "крымскотатарское население" дип атауны да кырымтатарлар кабул итмәде шикелле. Чөнки алар Кырымның асаба халкы, бу – факт.

Кырымтатарлар Украина беләнме, Русия беләнме? Бу сорау әлегә ачык кала.

Казанга барып кайткан Сак район мәҗлесе рәисе Искәндәр Билалов: "23 елда Украина безнең өчен бернәрсә дә эшләмәде. Без күрдек Татарстанны. Монда 80 чуаш мәктәбе бар диделәр, ә без Кырымда тик 15 мәктәп ача алдык. Мине бу шаккатырды. Ләкин безгә нык уйларга кирәк. Соңгы ноктаны куяр өчен нык уйларга кирәк", диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG