Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары 1 май бәйрәмен билгеләде


Уфа коммунистлары 1 май бәйрәмен билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

1 май Уфа коммунистлары җирле вакыт белән көндезге сәгать бердә башкаланың "Чаткы" кинотеатры янында җыелып, Октябрь проспекты тротуары буйлап Ленин мәйданына кадәр тантаналы йөреш уздырды.

Кулларда “Югары коммуналь түләүләр урынына – югары хезмәт хакы!”, “Русиянең коммунистлар фиркасе”, “Русия комсомолы”, “Сугыш балалары” дигән шигарләрне, коммунистлар фиркасе һәм комсомол билгеләрен, Советлар берлеге байракларын күрергә була иде.

Башкортстан пионерлары
Башкортстан пионерлары
Тынлы оркестр музыкасы астында күмәкләп бәйрәм шигарләре кычкырып, чарада катнашучылар Ленин һәйкәле янына тупланды.

Урам җыенында катнашучылар 300гә якын, күпчелек өлкән яшьтәгеләр иде. Чара фирка эшендә җигелеп эшләгәннәрне бүләкләү белән башланды. Зөбәрҗәт Кудринага түшкә тагу билгесе, берничә кешегә мактау кәгазьләре тапшырылды.

Урам җыенында беренче сүзне республика коммунистлары башы Рифкать Гәрдәнов алды. Ул 1 май бәйрәмен билгеләү тарихына тукталып, 1856 елның 21 апрелендә Австралиядә сигез сәгатьлек эш көне таләп иткән эшчеләр хәрәкәте оешуын, 1886 елдан АКШ һәм Канаданың анархист оешмаларының урам җыеннарын үткәрүләрен искә төшерде. Бүгенге көнне кайбер журналистларның бу бәйрәмгә көлеп карауларына тәнкыйть утлары яудырды. Рифкать Гәрдәнов Украинадагы хәлләр уңаеннан да фикерләрен белдерде:


Рифкать Гәрдәнов
Рифкать Гәрдәнов
– Украинадагы фашизмга бүген бәя бирүче юк. Чит илләр Русияне гаепли. Бу дөреслеккә туры килми. Без Русия президенты Владимир Путинның Украинага карата сәясәтен хуплыйбыз. Чит илләрнең Украинаның эчке эшенә тыкшынуына каршы булуыбызны белдерәбез, диде. Ул шулай ук бәяләр күтәрелүгә борчылу белдерүен дә ирештерде.

“Сугыш балалары” хәрәкәте башы Александр Палтусов Русия Дәүләт Думасының “Сугыш балалары турында канун” кабул итмәвен тәнкыйтьләде. Ул бу канунны республика парламентының да кире кагуын әйтте. Аның сүзләренчә, сугыш чоры балалары балачак рәхәтен күрмәгән, шуңа аларга кайбер ташламалар, пенсияләренә 500 сум булса да акча өстәлсә, республика казнасы саекмас иде. Александр Палтусов сүзләренчә, моның өчен ай саен нибары ярты миллион сум акча кирәк.

Урам җыенында иң кайнар чыгышны "Хезмәтчән Русия" хәрәкәте вәкиле Ирек Фазылов ясады:


Ирек Фазылов
Ирек Фазылов
– Бүгенге хакимият илне көрчеккә китереп терәде. Авыл хуҗалыгы җимерелде, җитештерү бетте. Русия Дәүләт Думасында бер генә гади хезмәт кешесе дә юк. Сайлаулар гадел үтми, ул бары тик ил байлыгын үзләштерүчеләр мәнфәгатенә генә эшли. Ленин Украинаны дәүләтле итте, ә анда аның һәйкәлләрен җимерәләр, дип чыгыш ясады.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Украина мәсьәләсендә Русия сәясәтенә хуплау белдерелгән. Кырымның Русиягә кайтуы – Советлар берлегенең кире кайтуы дип бәяләнгән. Русия һәм җирле парламентлардан “Сугыш балалары турында канун”ны кичекмәстән кабул итү таләп ителгән. Бәяләр күтәрелүне туктату, коммуналь түләүләрне киметү, сайлауларны гадел уздыру таләп ителгән.
Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар
XS
SM
MD
LG