Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:44
Соңгы вакытта матбугатта да, хакимият даирәләрендә дә "урыс мәдәни коды" дигән теманы куерталар, Русия халкын шуны кабул итәргә әзерлиләр. Русия мәдәният һәм мәгариф министрлыклары тарафыннан хәтта шул исемдәге стратегик програм да әзерләнеп ята. Ягъни, бөтен Русия халкын, бөтен милләтләрне шушы "урыс мәдәни коды" тирәсендә берләштерү, беректерү турында сүз бара.

Башта "код" сүзенә бераз аңлатма биреп үтик. Сүзлекләрдә аны "шифровка", "яшерен ачкыч", дип тә аңлаталар, ә теге яки бу милләтнең мәдәни коды булып аның гасырлар буе аңында тупланган милли мирасы, рухи байлыгы, гореф-гадәтләре, кан күзәнәкләренә сеңгән тарихи сурәтләр һәм күренешләр тора.

"Культурный код – ключ к пониманию данного типа культуры; уникальные культурные особенности, доставшиеся народам от предков; это закодированная в некой форме информация, позволяющая идентифицировать культуру", дип язылган Википедиядә.

Мәдәни код һәр милләтнең һәм кешенең холкын-менталитетын формалаштыра һәм аны аңлауда ачкыч булып тора. Урыс мәдәни коды тарихтагы туктаусыз сугышлар (шул исәптән, татарлар белән дә), үз милли каһарманнарын идеаллаштыру, һәр очракта үзен хаклы итеп күрсәтү, бөек державачылык рухы белән сугарылган - аның бөтен әдәбияты, мәдәнияте, тарихы шул турыда.

Явыз Иван урыслар өчен батырлык символы, империягә нигез салучы булса, татар хәтерендә ул канлы илбасар, Казан ханлыгын юк итүче булып кереп калган. Петр патша урыслар өчен Европага тәрәзә ачучы булса, татарлар өчен ул көчләп чукындыручы карайөрәк, ислам дошманы һәм башка урыс патшалары турында да шул ук сүзне әйтергә була. Урысларда горурлык хисләре уяткан барлык тарихи шәхесләре дә диярлек татарның йөрәк-бәгыренә төшкән, канын эчкән, милләт буларак аны юкка чыгару өчен көч куйган бәндәләр. Урыс мәдәни кодының терәү баганалары булып татарга каршы эшләүчеләр тора, без шул тарихи хәтер тирәсендә берләшикме?

Урыс мәдәни коды христиан дине белән аерылгысыз, чиркәү бәйрәмнәре, праваслав йолалары аларның каннарына сеңгән, мәдәни кодларын калыплаган, ә бу безнең өчен ят нәрсә, татар рухы аны кабул итә алмый. Русия дәүләте тарафыннан гасырларга сузылган көчләп чукындырулар безнең хәтеребезгә канлы тамга булып уелган, урыска кадерле булган ул чиркәүләр, ул тәреләр, ул иконалар көчләп чукындырылган татарларның канлы яшьләре белән юылган, ислам дине өчен Себер төрмәләрендә, монастырьларда һәлак булган милләттәшләребезнең рәнҗешләре белән капланган.

Урыс мәдәни коды дип без аның нигезе булган праваслав дине тирәсендә берләшикме, дин өчен шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына хыянәт итикме, киләчәк нәселебезне урыс булырга, кяфер булырга дучар итикме? Иманлы, милли рухлы татар беркайчан да моңа бармаячак!

Урыс мәдәни коды тирәсендә берләшү – ул аның тарихын, телен, мәдәниятен, җырларын, гореф-гадәтләрен, ризыгын, бәйрәмнәрен, кием-салымын, яшәү рәвешен, холкын үз теләгең белән алу, дигән сүз. Гап-гади итеп әйткәндә, ул – урыс булу, дигән сүз. Сугышып җиңә алмагач, чукындырып җиңә алмагач, мәктәпләр аша җиңә алмагач, хәзер мәдәният аша урыс ясауга күчтеләр. Уртак тел, уртак мәдәният, уртак яшәү рәвеше, уртак никахлар, уртак киләчәк, урыс тормышы – менә нәрсә көтә урыс коды тирәсендә берләшкән халыкларны. Югыйсә, бу халыкларның һәрберсенең үз милли коды, үз тарихи хәтере, үз рухи байлыгы, үз яшәү рәвеше бар бит.

Урысның үз коды булган кебек, татарның да үз коты бар. Аңлатмалы сүзлектән күренгәнчә, "кот" сүзе рух, җан, дигән мәгънәгә ия, аның шулай ук бәхет, шатлык, ямь, матурлык, дигән төшенчәләре дә бар. Кот – бик борынгы төрки-татар сүзе, аның мәгънәсе бик тирәндә ята. "Коты чыкты, коты бугазына килде", дип әйткәндә, кешенең җаны чыгып китүе күздә тотыла. Шуңа күрә элек татарларда "кот койдыру" йоласы булган, бик нык авырган кешеләрне дини әби-бабайлар махсус догалар укып, өшкергәннәр, "котын-рухын кире кайтарганнар".

"Котлы булсын!" сүзтезмәсенә исә "Бәхетле булсын!" теләге салынган, ягъни, рухлы-җанлы булсын, тере булсын! "Кот кунды" дигәндә, кешенең тернәкләнеп-терелеп, ямьләнеп китүе күздә тотыла, "котсыз" сүзе, киресенчә, рухсыз-җансыз, ямьсез-күңелсез, дигәнне аңлата. Татар халкында "Яхшы туса, илгә кот, яңгыр яуса, җиргә кот", "Кансызга кот кунмас, умартасында корт булмас", "Баласыз өйдә кот юк" кебек мәкаль һәм әйтемнәр дә кот сүзенең борынгы мәгънәләрен ача...

Әйе, татарның код-коты ул – һәрвакыт җанлы-рухлы булу дигән сүз, без мәңге тере-исән булырга көйләнгән, бәхетле-шатлыклы яшәргә, дөньяга ямь бирергә, матурлык тудырырга программалаштырылган. Без, татарлар, моңа кадәр бу бөек бурычны, миссияне үтәп килдек, үз асылыбызда калсак, чит-ят код-программаларны алмасак, киләчәктә дә татар булып, мөселман булып, котлы, рухлы, иманлы милләт булып калырбыз!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, Милли Мәҗлес оешмасы җитәкчесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG