Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54
Гомуми Русия халкы коды аз санлырак милләтләргә үзе ул ниндидер зур зыян китерә алмас иде, ләкин бит шул документ нигезендә яңа кануннар кабул ителәчәк. Бөтен депутатларның, хәтта халыкның да (татарларны да кертеп) күпчелегенең югары түрәләр ни әйтә, шуңа “ләббәйкә” дип утыруларын исәпкә алсаң, бу куркыч нәрсә.

Дөресен әйткәндә, халкы нинди, түрәләре дә шундый һәм киресенчә. Һәм монда татарлар да шулар рәтендә, дип әйтергә ярый. Эш шунда ки, Русия халкы, бигрәк тә татарлар, үз башлары, миләре белән уйлап хөкем чыгарырга өйрәнмәгән. Алар телевизор нәрсә сөйли, шуны кабатлый. Ә ансы тырыша инде, урыс телендә генә түгел, хәтта татар телендә дә.

Күптән түгел миңа бер кардәш тиешле кеше белән Кырым темасына сөйләшеп утырырга туры килде. Аның, безнең түрәләр сөйләгән сафсатаны кабатлавын әйткәч, ул мине дошман итте. Мин моны аның күз карашыннан сиздем. Без, күпчелеге урыс милләте булган Русиядә, урысларны өстен күргән сәясәт алып барылганын күреп, гаҗәпләнергә, ачынырга яратабыз. Янәсе, нигә соң бу болай? Нигә Конституция үтәлми, нигә вак милләтләрнең хокукы бозыла? Ә нигә соң урыслар үзләреннән башка милләтләр турында кайгыртырга тиеш әле? Алар бит белә: йә урыслар өстен чыгачак, йә башка милләтләр, мәсәлән татарлар.

Чыннан да, Русиянең газ акчасына гына бәйләнгән икътисады түбән тәгәрәп, җитмәсә, кораллануны алгы планга куеп, Көнбатыш белән араларны ныклап бозып эш итүе илнең җимерелүенә китерергә мөмкин. Шул чакта татарларга йоклап калырга ярамый. Русиянең хәле хәзер СССРныкыннан да авыррак. Һәм аның озак яшәячәгенә бер гарантия дә юк. Аны бу саздан алга киткән Татарстан тартып чыгармаса гына инде. Ә бәлки, киресенчә, ирек алу өчен, бай булу кирәктер.

Өстә әйтелгәнчә, урысларның башка милләтләрне юк итәргә тырышуы табигый хәл. Аларның прохановлары, дугиннары тик ятмый. Алар күптән инде урыс империализмының киләчәктә бөтен дөньяны үз кулына алырга тиешлеге турындагы идеяне күтәреп чыктылар. Ә хакимият моны хуп күрде. Һәм Русия хәзер шул юлда. Һәм татарлар да. Бу вазгыятьтә татарлар милләт буларак югалмасын өчен, зыялыларыбызга ниндидер кискен чаралар күрергә кирәктер.

Әле татарлар кулында радио бар, бигрәк тә телевидение, башка информация чаралары. Әнә шуларны эшкә җигеп, халкыбызның үзаңын күтәрүне, милли, сәяси фикерләвен булдырырга кирәк иде. Һәм моны эзлекле рәвештә, туктамыйча алып барырга. Әлбәттә инде, моны Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә эшләргә. Моның өчен ниндидер бердәм фикерле зыялыларыбыздан, хакимиятне дә кертеп, бер төркем, үзәк төзергә.

Әлбәттә, ул ниндидер “идән астындагы” йә чит илдәге үзәк булмасын, ә төрле яклап теше үтәрлек, гамәлдәге кануннарны бозмыйча, бик оста, тулысынча легитим һәм сыгылмалы милләттәшләрбездән торсын. Аларның фикерләренә, сүзләренә хакимияттәге, информация чараларындагы бар кешеләр колак салсын, киңәшләрен үтәсен.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG