Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евразия илләрендә матбугат ирексез булып кала


Дөньяда кеше хокукларын яклаучы Freedom House оешмасының матбугат иреге турындагы яңа хисабында Евразия төбәгендәге бер генә илдә дә матбугатның ирекле булмавы турында языла.

Freedom House хисабында Евразия төбәгендәге илләрдә матбугат иреге торышына иң начар бәяләр бирү дәвам итә.

“Матбугат иреге 2014: Матбугат иреге ун елдагы иң түбән дәрәҗәсенә төшә” дип аталган бу хисапта дөньядагы 197 илдә һәм территориядә 2013 елдагы вазгыять бәяләнә.

Бу хисапта Русиядәге вазгыятьнең бик начар булып калуы, “РИА-Новости” хәбәр агентлыгының ябылып аның урынына “Россия сегодня” исемле дәүләт пропаганда оешмасы төзелүе, интернетта сүз иреген чикләүче яңа кануннар чыгарылуы турында языла.

Freedom House шулай ук Русия хакимиятенең җирле киңкүләм матбугат чараларын ныклы контрольдә тоту белән генә чикләнеп калмыйча интернеттагы һәм чит ил медиасындагы иреклерәк карашларны да буарга кешерүен тәнкыйтьли.

Украина Евромайданны яктыртучы журналистларга һөҗүмнәр аркасында “ирексез” илләр төркеменә чигерелгән. Хисапны әзерләү эшен җитәкләгән Кэрин Карлекар Украинадагы мөһим сәяси вакыйгаларны яктыртучы журналистларга каршы физик көч куллану һәм һөҗүмнәрнең кисәк артып киткәнлеген искә алды.

Беларус, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Иран матбугат иреге торышы иң начар булган сигезлеккә керә. Карлекар әйтүенчә, бу илләрдә матбугат бик нык чикләнгән, “дәүләт һәртөрле бәйсез тавышны репрессияли һәм буа”. Ул шулай ук Үзәк Азиядәге башка илләрдә дә хәлнең бик шәптән булмавын әйтте.

Кыргызстан “ирексез”ләр арасында калса да, хисапта бу илдәге уңай үзгәрешләргә хуплау белдерелә. Карлекар Кыргызстанда 2013 елда матбугат вәкилләренә карата физик көч һәм чикләүче кануннар куллануның кимүен телгә алды.

Азәрбайҗанда матбугат өчен болай да репрессив шартлар тагын да начарайган, журналистларның һәм блогерларның интернеттагы эшчәнлеген һәм телефон сөйләшүләрен күзәтү арткан. Азәрбайҗанда интернет иреген чикләүче башка чаралар да хисапта урын алган.

Евразия илләре арасыннан Freedom House бары ике генә илдә матбугатны “өлешчә ирекле” дип бәяли – Грузия белән Молдовада.

Ә менә Европа илләрендә матбугат иреге дөньядагы иң югары дәрәҗәдә булып кала.

Шул ук вакытта кайбер Европа илләрендә артка чигенеш тә күзәтелә. Ул илләрнең берсе – Монтенегро. Биредә рәсмиләрнең матбугат турында дошманнарча чыгышлары, һөҗүм итүчеләрнең, шул исәптән журналистларга һәм матбугат чараларына каршы бомбалар кулланучыларның җавапка тартылмавы сәбәпле вазгыять начарайган
XS
SM
MD
LG