Accessibility links

Украина хәрбиләре Славянскида террорга каршы операция үткәрә


Украина хәрбиләре Славянски янында. 1 май 2014
Украина хәрбиләре Славянски янында. 1 май 2014
Славянскида Украина хәрбиләре сепаратистларның тугыз ныгытмасын үз кулына төшергән.

Русия яклы көчләр Украина хәрбиләренә гранатометлардан, күчмә зенит комплексларlfy ут ачкан. Очучы һәлак булган һәм яраланучылар бар. Бу хакта Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков Facebook-ка язды.

Аның сүзләренчә, Славянски камап алынган. Террорга каршы операция беткәнче тимер юл элемтәсе тукталачак, машиналар йөрү дә юк дәрәҗәсендә булачак.

Аваков читтән җәлеп ителгән хәрбиләр белән чын сугыш баруын белдерә.

Украина иминлек хезмәтенең террорга каршы үзәге Славянскида Украинаның бер боралагы атып төшерелгән дип хәбәр итә. Бу үзәк шәһәрдә чит илнең яхшы әзерлекле хәрбиләренең каршылык күрсәтүен белдерә. Русия мәгълүмат чаралары ике боралакның бәреп төшерелүен хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG