Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:37

НАТО вәкиле: Русия үзен НАТО дошманына әйләндереп куйды


Александр Вершбоу

Александр Вершбоу

НАТО Генераль секретаре урынбасары Александр Вершбоу, НАТО Русияне дошман буларак карарга мәҗбүр, дип белдерде. Бу хакта ул репортерлар белән әңгәмәдә әйтте. “Русиянең НАТОны дошман итеп игълан итүе күзгә ташланып тора, шулай булгач без аны хезмәттәш буларак түгел, ә дошман буларак карарга мәҗбүрбез”, диде Вершбоу.

Вершбоу сүзләренчә, ул 2001-2005 елларда Русиядә АКШ илчесе булып эшли, Русиянең Кырымны аннексияләве, Көнчыгыш Украинадагы гамәлләре Русия белән НАТО мөнәсәбәтләрен тамырдан үзгәртте.

“Без гадәттәгечә Русия күршеләренең суверенлыгы һәм иреге өчен, ә Русия төбәктә үзенең гегемониясен кире кайтарырга һәм “рус дөньясын” яклау сылтавы белән бу илләрнең суверенлыгын чикләргә тели”, ди Вершбоу.

Апрель аенда НАТО, Русиянең Украинага булган гамәлләреннән соң, аның белән сәяси һәм сивил өлкәдә хезмәттәшлеген туктатты.

XS
SM
MD
LG