Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хан сараеның бормалы язмышы

Бакчасарайдагы Хан сарае музеен ел саен миллионнан артык кеше карый. Ләкин, Хан сарае күпме акча китерсә дә, ул еллар буе тиешле дәрәҗәдә реставрацияләнмәгән хәлдә кала. Бәлки бу татар ханлыклары арасында ханнарның каберләре бер урында күпләп сакланган бердәнбер урындыр. Ләкин алар да каралмый, тиешле дәрәҗәдә сакланмый. Ханнар зиратында аларның гаилә әгъзалары да җирләнгән. Мәскәү Кырымтатарларның иң изге бу урынында совет чорында совет хәрбиләрен күпләп җирләде, совет һәйкәлләре куюны кирәк тапты.

XS
SM
MD
LG