Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтият смартфоннар өчен "Намаз вакытлары" әсбабын чыгарды


Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Хузур" нәшрият йорты смартфоннар өчен Русиядә беренче татар телендә "Намаз вакытлары" әсбабын гамәлгә кертте. Android һәм iOS платформалары өчен махсус эшләнгән програм Татарстанның барлык районнары өчен көйләнгән.

Хәзер теләгән һәркем әлеге кушымтаны үзенең смартфонына йөкләп, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы КФУның астрономия кафедрасы белән берлектә әзерләгән намаз вакытлары белән оффлайнда таныша ала, дип хәбәр итә мөфтият сайты.

Әсбапта шулай ук намаз хакында язма, кыйбланы күрсәтүче компас, намаз вакытын искәртүче (будильник) урнаштырылган. Намаз вакытына күпме вакыт калганын да күрсәтә.
XS
SM
MD
LG