Accessibility links

Эчке эшләр министрлыгы бәйрәм көннәрендә аеруча уяу булырга чакыра


Татарстан эчке эшләр министрлыгы республика халкына белмәгән кешеләргә теләсә нинди сәбәп белән акча күчермәскә, өйгә чит кешеләрне кертмәскә, расланмаган мәгълүматкә ышанмаска киңәш итә. Ял һәм бәйрәмнәр вакытында алдалап һәм янап акча таләп итү, фатирларны басу очраклары арта. Министрлык шикле тоелган һәр очракны полициягә хәбәр итәргә киңәш итә.

1 майда Казанда полициягә мөрәҗәгать иткән бер хатын-кыз сүзләренә караганда, өй телефонына билгесез бер кеше шалтыратып аның улы аркасында юл казасы булуы, анда бер кызның яралануы турында хәбәр иткән. Улын "коткарыр" өчен ана кешегә түләү терминалы аша ашыгыч рәвештә 40 мең сум күчерергә кушылган. Күпмедер вакыттан җинаятьчеләр кулына эләккәнен аңлаган хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Андый юл белән акча урлаучыларны эзләү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG