Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе матбугат вәкиле Ләйлә Мөслимова чит илгә китә


Ләйлә Мөслимова
Ләйлә Мөслимова
Кырымтатар мәҗлесенең матбугат вәкиле Ләйлә Мөслимова вазифасыннан китүе турында белдерде.

"Ике елга Кырымнан китәм, шул сәбәпле вазифадан да китәм", дип хәбәр итте ул журналистларга язган хатында.

Мәҗлес вәкиле вазифасында 10 елдан артык эшләч китүе тирәсендә йөргән имеш-мимешләргә ул ышанмаска кушты.

"Якын киләчәктә очрашуга өмет итәм, барыгызга да эшегезне тынычлыкта һәм саулыкта илһамланып башкарырга телим! Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм сәясәт - икесе ике аерым әйбер, бигрәк тә Кырымда!", дип язган Ләйлә Мөслимова.

Үзе ул Азатлыкның "Кырым. Хакыйкать" сәхифәсенә, чит илгә укырга китүе, бушка уку мөмкинлеге биргән грант отуы турында белдерде. Укуын тәмамлагач ул Кырымга кайтырга җыена.
XS
SM
MD
LG