Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида хезмәт бәйрәмендә "Умырзая" ансамбле чыгыш ясады


"Умырзая"лар бәйрәмдә
"Умырзая"лар бәйрәмдә

1 май иртәсе Омскида тантаналы йөреш белән башланды. Җыелган халык гадәттәгечә шәһәрнең үзәк урамнары аша елга порты каршысындагы мәйданга, митингка агылды.

Дөньяның 142 илендә Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне, Русиядә Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләнә торган 1 май көнне Омскида һәр елны тантаналы йөреш һәм митинг оештырыла.

Шәһәрдә эшләп килүче милли-мәдәни оешмалар белән беррәттән «Умырзая» үзешчәннәре дә тантаналы йөрештә һәм митингта катнашты. Митингта, асылда, һөнәр берлекләре һәм «Бердәм Русия» вәкилләре, яшьләр оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Май бәйрәмнәре алдыннан исә Омскидагы «Илһам» (Вдохновение) дип исемләнгән социаль үзәктә «Умырзая» татар-башкорт фольклор халык ансамбленең концерты үтте. «Умырзая» ансамбле өчен «социаль концерт»лар белән чыгышлар ясау күптән гамәлгә кергән бер изге эш булып тора. Концертлар гадәттә караусыз калган өлкәннәр яшәүче социаль үзәкләрдә, хәрби бүлекләрдә, балалар йортларында куела.

Узган елның декабрь аенда «Умырзая» коллективы Омскиның бер читендә урнашкан геронтология үзәгендә һәм хезмәт белән төзәтү колониясендә чыгыш ясаган иде. Әйтергә кирәк, «Умырая» ансамбле кайда гына чыгыш ясамасын, татар мәдәниятен яратып кабул итәләр, рәхмәтләр әйтеп калалар.

Умырзаялылар үзләре дә мондый концертлар белән йөрүне мөһим дип саныйлар. Ансамбль җырчысы, коллектив оешканнан бирле концертларда актив катнашып килүче Римма Мөхәмәдуллина, без бик теләп йөрибез, башка милләтләргә үзебезнең мәдәниятебезне күрсәтергә тиешбез, ди.

«Илһам» социаль үзәгендә дә татар җырларын җылы кабул иттеләр. «Умырзая» үзешчәннәрен анда эшләүче Венера ханым каршы алды. Венераның әтисе татар, әнисе казакъ милләтеннән, татар телен дә, казакъ телен дә белмим, ди ул. Татар мәдәнияте белән кызыксынсам да, танышырга туры килгәне юк иде. Бүген беренче мәртәбә татар җырларын ишеттем, бик ошады, ди Венера ханым.

26 апрельдә «Умырзая» үзешчәннәре Габдулла Тукайның туган көненә әдәби-музыкаль кичә әзерләгәннәр иде. Әмма Омскида бу көнне ике кешенең гомерен өзгән, 600 торакка зыян китергән гарасат, көчле давыл булу сәбәпле, чара кичектерелде.

«Умырзая» үзешчәннәре хәзер Русиядә быел 69-нчы мәртәбә бәйрәм ителәчәк Җиңү көненә багышлап концерт програмы әзерләү белән мәшгульләр. Концертка чаклы Тукайга багышланган чараны да үткәрергә ниятлиләр.
XS
SM
MD
LG