Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев Кырымга кертелмәде, әмма кайтачагын вәгъдә итте


Җәмилев: "Кырым - Русия демократиясе зонасы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:47 0:00

Шимбә көнне Кырымда татарлар бәйрәмгә җыелырга тиеш иде. Аның урынына алар үз җирләрендә үз хокуклары өчен көрәшкә чыкты.

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев 3 май көнне Әрмәни базар (Армянски) чик буе ноктасында Кырымга кертелмәде. Кичә ул Мәскәү аша Акмәчеткә очасы булган. Аны һава аланында паспорт контроленнән кертмәгәннәр.

Кырым буйлап бүген Хыдырлез бәйрәмен бәйрәм итәсе урынына меңләгән кеше иртән чик буена Мостафа Җәмилевны каршы алырга юл алды.
Әрмәни базарда чик буенда
Әрмәни базарда чик буенда
"Машиналарда биш меңләп кеше китте", дип белдерде Азатлыкның "Кырым.Хакыйкать" сәхифәсенә аның хатыны Сафинар Җәмилева. Татарлар чик буе ноктасына Кырымның төрле районнарыннан килде. Алар арасында Сафинар ханым үзе, Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, җирле мәҗлесләр рәисләре бар иде.

Чик буенда аларны ОМОН хәрбиләре көтә иде. Татарлар ОМОН калканын бәреп узып чикнең Украина контролендәге ягына кергән. Меңләгән кеше Херсон өлкәсенә үткәч ОМОН һавага аткан.

Татарлар чик буеның Украина ягында Мостафа Җәмилев белән очрашкан. Җәмилев бу хәлләрне "Русиянең "демократия зонасы" менә шушы инде", дип бәяләде.

Татарлар Мостафа Җәмилев белән күрешер өчен чик буен җәяү чыкты
Татарлар Мостафа Җәмилев белән күрешер өчен чик буен җәяү чыкты
Җыелучылар янына аннексияләнгән Кырымның эчке эшләр министры Сергей Абисов чыгып "Русия кануннары нигезендә Җәмилевкә Кырымга керү тыелган", дип белдерде. Русиянең кайсы кануннары нигезендә тыела, дигән сорауга министр җавап бирмәде.

Чик буеның Кырым ягында чик саклау хезмәте юк иде, анда бары тик гаскәрләр тора, дип хәбәр ителде. Җәмилевны үзләре арасында Кырымга алып керергә теләгән бер төркем татарларны чик буенда хәрби УРАЛ машиналары һәм БТРлар белән туктатканнар.
Мостафа Җәмилев Кырымга кертелми
Мостафа Җәмилев Кырымга кертелми
Мәҗлес Кырымда юлларны ябу карарын кабул итте. Акмәчет-Акъяр машина юлы ярты сәгать ябык торды, соңыннан анда торган 100ләп кырымтатары юл хезмәте басымы нәтиҗәсендә чигенде.

Мостафа Җәмилев хәзер ватаны Кырымга 18 майга, кырымтатраларны сөрүнең 70 еллыгын билгелергә кайтырга тырышачак дип көтелә.

Русия хакимияте Җәмилевне Кырымга кертмичә кырымтатарларның шимбә көнне үтәргә тиеш булган яз бәйрәме Хыдырлезне бозды. Кырымтатарлар бәйрәмгә дип Бакчасарай янында әзерләгән корылмаларны кире сүтәргә мәҗбүр булды.
Җәмилевне кертмәү кырымтатарларның бәйрәмен бозды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00
XS
SM
MD
LG