Accessibility links

Кайнар хәбәр

Одессада 70ләп кеше иреккә чыгарылды


Бүген Одесса полицияcе янында 2 май көнне көч куллану вакытында кулга алынганнарны иреккә чыгаруны таләп итеп ике меңләп кеше җыелды. Якшәмбе көнне 70ләп Русия яклы активист иреккә чыкты. Аларны азат итүне таләп итеп килүчеләр полиция капкасын җимерде, тәрәзәләрне ватты.

2 майда Одессада 40тан артык кеше һәлак булды. Аларның күбесе Русия яклы активистлар җыелган дип саналган бинага шартлаткычлар атылганнан соң чыккан янгында янып үлде.

Украина премьер-министры Арсений Яценюк якшәмбе көнне Одессага килеп көч куллануны оештыруда Русияне гаепләде.

"Илне җимерү һәм бүлү - Русиянең планы", диде премьер. Шулай ук ул көч куллануны туктата алмауда гаскәрләрне гаепләде һәм бу эшнең тикшереләчәген белдерде.

Германия тышкы эшләр министры Франк Вальтер Штайнмайер Украина кризисын хәл итү турында сөйләшер өчен икенче халыкара конференция җыярга чакырды. 17 апрель АКШ, Русия, Украина һәм Европа Берлеге Женевада сугышчыларны коралсызландыру һәм конституция реформалары турында килешүгә кул куйган иде. Килешүнең гамәлгә ашырылуын Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтә. Русия һәм Украина бер-берсен аны үтәмәүдә гаепли.

Русия тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин якшәмбе көнне ясаган белдерүдә, "Одессадагы хәлләр Украина рәсмиләренең илнең көнчыгышындагы Русия яклы булган ватандашлары белән уртак тел таба алмавын күрсәтә", диде.

Карасин, "Одессада булган хәлләр бөтен дөнья өчен кисәтү булырга тиеш", диде.
XS
SM
MD
LG