Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Әфганстанда сил астында 500 кеше һәлак булган


Сил астында калганнарны эзлиләр. 4 май 2014
Сил астында калганнарны эзлиләр. 4 май 2014
БМО мәгълүматларына күрә, Әфганстанның төньяк-көнчыгышында яңгырлар нәтиҗәсендә таудан төшкән сил (сулы җир, пычырак) астында кимендә 500ләп кеше һәлак булган. Йөзләрчә кеше хәбәрсез югалган дип хәбәр ителә.

Бу фаҗига 2 майда Бадахшан вилаятендә булды. Вилаят хакимитяте 2700-гә кадәр кеше һәлак булырга мөмкин дип белдерә. Аларның күбесен табу икеле, чөнки эзләү эшләре ахырына якынлашып килә. 4 май көнне илдә матәм булды.

Әфганстанның табигать казалары идарәсе халыкны бу төбәктә тагын шундый сил төшү булырга мөмкин, дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG