Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә милли мәктәп укытучылары абруен күтәрү, укучыларда туган телне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру максатыннан ачылган этномәдәни үзәккә 5 ел булды.

Үзәк ачылыр алдыннан мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин шуларны сөйләгән иде:

"Этномәдәни үзәк кысаларында өч лаборатория булдырырга планлаштырабыз: татар теле һәм әдәбияты, халык мәдәнияте һәм тарих, гореф-гадәтләребезгә ныклап игътибар биреләчәк. Бу проектның максаты – этномәдәни белем бирүне нигез итеп алганда шәхеснең интеллектуаль һәм иҗади үсешен тәэмин иткән социаль-тәрбияви мохит булдыру.

Без милли-мәдәни тормышта катнашучыларны үзебезгә җыярга булдык. Укучыларга каядыр барып йөрергә кирәкми. Себер-татар мәдәни үзәге, пединститут, музей-тыюлык, мәчет вәкилләре белән очрашулар мәктәптә үтәчәк".

Сәет Хисмәтуллин (с) юбилейда кунаклар белән

Сәет Хисмәтуллин (с) юбилейда кунаклар белән

Үзәктә татар тормышына кагылышлы фильмнар карарга, ислам нигезләрен үзләштерергә, милли аш-су әзерләргә, хәтта сөяктән кисеп сыннар ясарга мөмкин булачак дип планлаштырылган иде.

Чынлап та 5 ел эчендә күп эшләр башкарылды. Мәктәп хәзер этномәдәни белем һәм тәрбия бирү үзәге, милли мәгариф музее, физкультура-сәламәтләндерү үзәге белән горурлана. Алай гына да түгел, аның директоры, милли җанлы, алга карап эш итәргә омтылган Сәет Хисмәтуллин тырышлыгы белән монда табигать-экология үзәге һәм Иртеш елгасы музее ачылды.

“Сыерчык” бәйгесендә

“Сыерчык” бәйгесендә

Мәктәптә өлкә татар Конгрессы белән берлектә ел саен “Өлкәнең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, балалар өчен “Сыерчык” бәйгеләре, “Татар укытучылары династиясе” фестивале, төрле милләтләрне берләштергән “Дуслык такыясы” шәһәр балалар иҗаты фестивале һәм башка күпләгән чаралар үтә. Башка төбәктәнме, чит илдәнме килгән дәрәҗәле кунак 15 мәктәпкә килми китми.

“Узган биш елда биредә күпсанлы мәдәни чаралар оештырылды. Укучылары укытучылар җитәкчелегендә милли, дини бәйрәмнәрдә катнашалар, килгән кунакларны үзләре әзерләгән милли ризыклар белән сыйлыйлар, төрле телләрдә җырлар яңгырый, милли биюләр башкарыла, эчтәлекле экскурсияләр оештырыла.

Бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү

Бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү

Мәктәпнең өлкә милли мәгариф музее җитәкчесе Равилә Кутумова җитәкчелегендә балалар төрле олимпиадалар, бәйгеләр, фәнни-практик конференцияләрдә катнашып, дипломнар, призлар белән бүләкләнделәр”, дип сөйләде шәһәрдә милләттәшләребез катнашында үтүче чараларда актив катнашучы Римма Өметбаева.

Юбилей уңаеннан очрашуда мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин:

“Туган телебезне, мәдәниятебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү – һәркайсыбызның изге бурычы. Тубыл шәһәре элек-электән татар мәдәниятенең үзәге булып саналган. Татар педучилищесы, пединститутның татар бүлеген тәмамлаучылар, 15нче мәктәптә белем алучылар арасында күренекле якташларыбыз күп булган.

Укучылар музейда

Укучылар музейда

15нче мәктәп бу матур традицияләрне дәвам итә. Этномәдәни үзәктә белем, тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган. Монда хезмәт итүчеләр балаларда аралашу күнекмәләрен ныгыталар. Яшүсмерләр татар фольклорын, себер татарларының халык уеннарын өйрәнәләр. Кыенлыкларга килгәндә, татар теле, әдәбияты дәресләрен кызыклы оештыру өчен аудио-видео, мультимедиа техник әсбаплар кулланырга кирәк.

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесе җиңүчеләре

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесе җиңүчеләре

Кызганычка, әлегә укытучыларга ярдәмгә килерлек мондый методик кулланмалар, мөмкинлекләр юк. Гаиләдә дә туган телең, мәдәниятең белән горурлану хисен тәрбияләргә кирәклеген онытмаска кирәк”, дип сөйләде.

Тубылның бай тарихлы 95 еллыгын каршы алган мәктәбендә 50% татар, 48% урыс балалары, 1% украин һәм 1% башка милләт укучылары белем ала. Бәйрәм тантанасында татар теле, әдәбияты дәресләрен алып баручы укытучыларга, халык бәйрәмнәре, гореф-гадәт, йолалары, декоратив кулланма сәнгать, милли ашлар белән таныштыручыларга рәхмәтләр юлладылар.

XS
SM
MD
LG