Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

"Кырымтатарлары депортациясенең 70 еллыгында көч кулланып куып таратырга мөмкиннәр"


Русия эчке эшләр хәрбиләре юлбашчыларын каршы алырга килгән кырымтатарларны чик буена үткәрмәскә тырыша. 3 май 2014

Русия эчке эшләр хәрбиләре юлбашчыларын каршы алырга килгән кырымтатарларны чик буена үткәрмәскә тырыша. 3 май 2014

Кырымтатарлары юлбашчысы, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев, ватаннан сөрелүнең 70 еллыгы демонстрациясе вакытында көч кулланып куып таратырга мөмкиннәр, дип белдерә. Бу хакта ул Киевта үткән матбугат очрашуында әйтте.

Җәмилев сүзләренчә, кырымтатарлар бу матәм чарасын 18 май көнне үткәрергә җыена, әмма чара Кырымның хәзерге “хакимияте” күңеленә хуш килмәскә мөмкин.

“Кырымтатарлар милли әләмнәр белән беррәттән Украина әләмнәрен дә күтәреп чыгарга мөмкин, әмма Русия хакимияте бу әләмнәргә үгез кызыл чүпрәккә ташланган кебек ташлана. Алай була калганда көч куллану да буларга мөмкин”, ди Җәмилев.

Ул шулай ук быелгы чарада Романия, Төркия, АКШ һәм Европа илләрендә яшәүче кырымтатарларның катнаша алмаячагын әйтә, чөнки Кырым һәм башка илләр белән һава элемтәсе юк.

XS
SM
MD
LG