Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: "Хакимият кырымтатарларны таркату өчен Татарстаннан үз кешеләрен куллана"


Депортациянең 70 еллыгын искә алучылар куып таратылырга мөмкин
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

Депортациянең 70 еллыгын искә алучылар куып таратылырга мөмкин

Мостафа Җәмилев кырымтатарлар арасында каршылыклар тудыру омтылышының нәрсә белән бетәчәген аңлатты.

Дүшәмбе көнне Киевта журналистлар белән очрашкан кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев ял көннәре булган хәлләргә аңлатма бирде.

Якшәмбе кич Кырым прокуроры Наталья Поклонскаяның Мәҗлес бинасына килеп "экстремизм эшчәнлеген туктату кирәклеге" һәм Мәҗлеснең ябылу ихтималы турында кисәтү ясавына карата Җәмилев, оешманы ябу вазгыятьне катлауландырачак кына, диде.

"Үзләрен Кырым хакимияте дип санаучылар Мәҗлес бинасын ябып аның җитәкчеләрен кулга ала ала. Төп бина ябылса да районнарда оешма үз эшен идән астында яшерен рәвештә дәвам итәчәк. Бүгенге көндә кырымтатарларны таркату, алар арасында каршылыклар тудыру өчен каты эш бара. Хакимиятләр моны эшли алмый, нәтиҗәдә алар максатларына ирешер өчен Татарстаннан "үз кешеләрен" китерә. Мондый сәясәтне, бигрәк тә 2010 елдан башлап, Янукович режимы да алып барды", диде Җәмилев.

18 май көнне кырымтатарларның Кырымнан сөргенгә куылуының 70 еллыгы искә алыначак. Билгеле булганча, ел саен бу көнне узган матәм җыенына чит илләрдән дә кырымтатар диаспоралары вәкилләре, хокук яклаучылар күпләп килә иде. Быелгы чарада Романия, Төркия, АКШ һәм Европа илләрендә яшәүче кырымтатарларның катнаша алуы шикле, чөнки Кырымның һәм чит илләр белән һава элемтәсе юк. Шулай ук Русия хокук яклаучыларына да Кырымга "йөрмәскә киңәш ителгән", диде Җәмилев.

"Кырымтатарлар милли әләмнәр белән беррәттән Украина әләмнәрен дә күтәреп чыгарга мөмкин, әмма Русия хакимияте бу әләмнәргә үгез кызыл чүпрәккә ташланган кебек ташлана. Алай була калганда көч куллану да буларга мөмкин", диде Җәмилев дүшәмбе көнне матбугат очрашуында.

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев 3 май көнне Әрмәни базар (Армянски) чик буе ноктасында Кырымга кертелмәде. Аннан бер көн алда ул Мәскәү аша Акмәчеткә очасы булган. Аны һава аланында паспорт контроленнән үткәрмәгәннәр.

Кырым буйлап Хыдырлез бәйрәмен бәйрәм итәсе урынына меңләгән кеше иртән чик буена Мостафа Җәмилевны каршы алырга юл алды. Җәмилев сүзләренчә, бүгенге көндә аларның күбесе моның өчен "тәртип бозуда" һәм "чикне документсыз чыгуда" гаепләнеп мәхкәмәгә чакыру кәгазьләре алган.
XS
SM
MD
LG