Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кишиневтагы илче Фәрит Мөхәммәтшин тышкы эшләр министрлыгына чакыртылды


Русия премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозинның Днестр буе төбәгенә 9 май көнне Җиңү бәйрәменә киләчәге турында хәбәр ителгәннән соң Русиянең Кишиневтагы илчесе Фәрит Мөхәммәтшин Молдова тышкы эшләр министрлыгына чакыртылды. Министр Наталья Герман Рогозинның сәфәре турында рәсми төстә игълан ителмәде, дип белдерде.

Рогозин Русия президенты Владимир Путинның Днестр буе төбәгендәге вәкиле буларак Тирасполь рәсмиләренең 9 май чараларына чакыруын кабул итүен белдерде.

Мәскәү хуплавы белән бу төбәк Молдовадан бәйсезлекне 1990 елда игълан итте. 1992 елда булып алган кыска сугыш Русиянең Днестр буена гаскәр кертүе белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG