Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда бәяләр арта, украин, кырымтатар телләре кысыла


Кырымлылар банктагы акчаларын алу өчен чиратларда тора
Кырымлылар банктагы акчаларын алу өчен чиратларда тора
Кырым Русиягә кушылганнан соң ярымутрауда яңадан-яңа проблемнар барлыкка килә. Кырым кибетләрендә электроника җиһазларына (кер юу машиналары, суыткычлар, башка көнкүреш җиһазлары), ашамлыкларга бәяләр көн саен арта бара.

Моны Украинада һривняның долларга карата бәясе төшүе белән аңлатсалар да, бу һичшиксез төп сәбәп түгелдер. Кибетләрдә хәзер сатылган әйберләр Кырымга аннексиягә кадәр, иске бәяләр белән китерелгән иде. Кырымлылар ягыннан аларга бернинди ажиотаж да күренми иде, кибетләр тулы иде. Бәя артуның төп сәбәбе – аннексия булса кирәк, һәм бу әле беренче җимешләре генә. Бәяләр үсә, чиратлар арта, Кырымнан каядыр читкә бару авырлаша.

Керич юлында йөк машинасы, 6 май 2014
Керич юлында йөк машинасы, 6 май 2014
Аннексияләнгән Кырымга Краснодар өлкәсеннән паромнан узып машина белән килгән русиялеләрне каршылаган Керич шәһәренең кибетләрен русиялеләр бер айдан бирле талап барганы да инде факт. Димәк Кырымда Краснодарга караганда бәяләр шактый арзан булган. Кырымда аннексиядән соң Русия, Краснодар номеры машиналар Кырым юлларында шактый күбәеп китте. Краснодар номерлы зур йөк машиналары Кырым буйлап йөри, төрле товарларны алып китәләр, алар инде Акмәчәткә дә килеп җитте. Алар оптовый складлардан азык-төлек продуктларын машина-машина Краснодар якларына ташый башладылар.

Краснодар өлкәсе Мәскәүнең кушыу белән ярдәмләшү өчен Кырымның Керич регионына, Ленин районына куратор итеп билгәләнгән иде. Димәк аның кураторлыгы Кырым кибетләрен талаудан башланган булса кирәк.

Кырым хакимиятенең Кырымда һривня кулланылышы туктатылачак дигән игъланы да бәяләргә тәэсир итә, чөнки кырымлылар куркып, булган һривняларын кирәк булган һәм булмаган товарлар сатып алуга тота. Русия телеканаллары исә Кырымда туктаусыз беръяклы Русия пропагандасын дәвам итә, украин матбугат чараларының, бөтенукраин мәдәни үзәгенең эше Кырымда туктатылды, Акмәчеттәге украин гимназиясен дә Кырым хакимияте рустелле гимназиягә әйләндереп бара.

"Йылдыз" журналы
"Йылдыз" журналы
Кырымның яңа конституциясендә кырымтатар теле дәүләт теле дип игълан ителгәннән соң, 38 еллык тарихы булган, 1976 елда Ташкентта, сөргенлектә кырымтатар телендә дәүләт хисабына чыга башлаган, соңнан Украинада дәвам иткән кырымтатарларның бердән-бер әдәби-нәфис “Йылдыз” журналының һәм “Яңа Дөнья” газетасының 2014 ел бюджетларын кыскартырга кирәк дигән таләп куелды. Кырымның яңа матбугат министрлыгы мондый “бүләкне” конституция кабул ителгәннән соң икенче көнгә ясады. Моны Кырым бюджетында акча юклыгы белән аңлаттылар.

Шулай итеп, Кырымның аннексиясе кырымлыларның тормышына көн саен яңа “бүләкләр” китерә. Банкларның күбесе эшләмәве, аларның ярымутраудан киткәннәре, кешеләр үз акчаларын чиратларга басып кайтарырга маташканнары, Акмәчәт һава аланыннан очкычлар тик Мәскәүгә генә очканы, Краснодар-Керич паромында чиратлар 15 сәгатькә сузылганы, авыл хуҗалыгы продуктлары бәяләренең үсүе, МТС мобил операторының 15 майдан бәяләрнең үсәчәген игълан итүе, хәтта почта бүлекләрендә Кырымда нәшер ителгән газета, журналларга елның икенче яртысына язылу туктатылганы да Кырымдагы ура-патриотларның кәефен төшерсә дә, алар тискәре үзгәрешләрне танырга теләмиләр. Кырым урамнарында “Без Русиядә!” дип кычкырып йөриләр. Озакка микән?

Илгиз Шакиров
Акмәчәт, Кырым

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG