Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Искәндәр Сираҗи: "Дөньяны үзгәртүне Лаештан башладык"


Лаеш халкы "Теләсә ничек яшәгез"гә моң-зарларын түгә

Лаеш халкы "Теләсә ничек яшәгез"гә моң-зарларын түгә

Журналист Искәндәр Сираҗи Татарстанда урыслар күп яшәгән һәр районга багышлап газет чыгара башлады. Беренчесе Лаеш җитешсезлекләрен барлады.

Лаешка багышланган, "ЖКХ" дип аталган урыс телендәге газет 30 апрельдә дөнья күрде. Чираттагы сан Балык Бистәсенә багышлана. Искәндәр Сираҗи сүзләренчә, газет дини, мәдәни, мәгариф, кеше хокуклары, социаль һәм сәяси проблемнарны үз эченә ала. Мөхәррир Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Беренчедән, ни өчен "ЖКХ", икенчедән нәрсә этәргеч бирде бу газетны чыгарырга?

– "ЖКХ" – торак коммуналь хуҗалыкны түгел, "Теләсә ничек яшәгез" ("Живите как хотите") дигәнне аңлата. Бу исемне кайдадыр очраттым да, ул күңелемә кереп калды. Усал гына, тешләк кенә бер газетка әйләндерергә теләдем. Роскомнадзор аша теркәлү уздык та, Лаеш районына багышлап беренче санны чыгардым.

– Тулы бер районга багышлагач, район хакимиятләре белән килешеп эшлисезме?

– Лаеш турында газет чыккач, мине район хакимияте очрашуга чакырды. Бу газет чыкканчы да әлеге район турында язган мәкаләләр бар иде. "Безнең гәҗит"тә чыгып килде, элегрәк "Акчарлак"та да мәкаләләрем басылды. Без "ЖКХ"ны шул мәкаләләрне һәм башка газетларда бу район турында чыккан мәкаләләрне җыеп, татарчаларын урысчага тәрҗемә итеп чыгардык.
Искәндәр Сираҗи

Искәндәр Сираҗи

Район башлыгы Михаил Афанасьев бу газетны укыган, чөнки район буенча алты мең тираж белән таратылды ул. Ул очрашу вакытында безгә төзәлергә һәм райондагы җитешсезлекләрне төзәтергә вәгъдә бирде. "Бөтенесен дә хакимият күреп тә өлгерә алмый. Кайбер проблемнарны мин чынлап та белми идем. Мин аларны тикшердем, бөтенесе дә раслана. Шуңа күрә, акрын гына төзәлермен һәм сез безгә ярдәм итәрсез", диде.

Хәзер үзгәрешләр булырмы, карабыз инде. Бу атнада Лаеш районында авылларда халык белән очрашулар башланырга тиеш иде.

Безнең газет чыгаруыбыз хакимият белән килешеп эшләнми, ә киресенчә хакимияттәгеләр без эшләмәсен өчен тырыша.

– Нигә Лаештан башладыгыз? Әллә бу район үзәгегезгә үттеме?

– Беренчедән, андагы халыктан шикаятьләр шактый килде. Халык мәйданнарга да чыккалады. Икенчедән, монда хакимият күрәләтә шундый зур хаксызлыклар кылды. Ул гаугабыз ике ел бара инде. Мин әлегеләр хакында татар телендәге газетларга яздым. Азмы-күпме төзәлүләр булды. Әмма "ЖКХ"га булган кебек реакция булмаган иде.

Лаеш районында күбрәк рус халкы яши. Мин татарча язып, аларга берничек тә ярдәм итә алмыйм.

Минем тагын "Сираҗи сүзе" дип аталган татарча теркәлгән газетам бар. Аңа бүгенге көндә язылу бара. Беренче саны июль аенда чыгачак. Рәвеше һәм эчтәлеге белән урысның "Аргументы и факты" газетына тартым булачак. Бу ике газет бер-берсен көчәйтә генә. Урысча язганны күбрәк тыңлыйлар булып чыкты. "ЖКХ" шунда ук районда зур шау-шу тудырды.

Миннән берәү: "Нәрсә Лаеш районын "заказать" иттеләрме әллә?" дип тә сорады. Юк, кушылган әйбер дә түгел, ә күңелем тартканга тотындым. "Безнең гәҗит"нең сайтына кереп карасагыз, ике ел эчендә Лаеш районы турында минем кимендә биш-алты мәкаләм чыккан иде һәм аннан бик күп шикаятьләр килде. Дөньяны төзәтүне конкрет менә шушы районнан башладык.

Хәзер акрын гына Балык Бистәсенә кереп барабыз. "Безнең гәҗит"тән китеп барышлый минем соңгы мәкаләләремнең берсе Балык Бистәсенә багышланган иде.

Без интернетта үзебезнең "Поволжье репорт" дигән төркемебезне булдырдык һәм анда видеолар да куеп барабыз. Киләчәктә ул видео-газет булыр дип торабыз, рәсмиләштереп теркәргә җыенабыз. Без хәзер яңача мәгълүмат җиткерү рәвешенә кереп маташабыз.

– Лаешта алты мең газетны ничек тараттыгыз соң?

– Шикаять белән килүчеләр газетларны алалар да чыгып чабалар. Почта аша эшләнә торган булса, аны беркая да таратмаячаклар. "Безнең гәҗит"тә эшләгәндә 120 мең тираж белән бер реклам сан ясадык. Шушы халыкның биш проценты гына "Безнең гәҗит"кә өстәлсә, ул вакытта зур файда булачак дигән ният белән дип тотынган идек. Аны тарату өчен почталарга акча да түләдек. Кайбер районнарда тарату түгел, ә киресенчә почта башлыгы мунчасына мичен тергезеп җибәрергә алып кайтып куйганлыгы мәгълүм булды.

Почта аша теге йә бу районның хакимияте сүгелгән газет килеп керә икән, бу районның почта башлыгыннан алып соңгы почта ташучысына хәтле эшеннән сөреләчәк. Газетны үз җаебыз белән таратабыз.

– "ЖКХ" райондагы җитешсезлекләрне, халык тормышына караган якларны һәм хакимиятләрнең җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәвен генә язамы, әллә милли проблемнар, кеше хокуклары, сүз иреге, демократия кысылуны да яктыртачакмы?

– Һичшиксез, барсы да булачак. Бу районда нинди дини, нинди милли, нинди сәяси проблем бар, барсы да күтәрелә. Районның идән астына агып торган бәдрәф суыннан алып, сайлау системасына кадәр язабыз. Җирле үзидарә, депутатлар эшчәнлеге, мәктәпләр һәм спорт – бөтен яклап колачлаячакбыз. Беренче сан нәкъ менә шулай килеп чыкты да, чөнки анда төрле хәлләр язылды.
Түрәләр милләтара, динара ызгыш чыгарырга сәләтле


Мисал өчен, мәчет каршындагы җирне бер мөселман булмаган ханымга биргәннәр. Безнең мөселман егетләре асфальт җәйгән вакытта 20 сантиметр аңа биреләсе җиргә кергән булганнар. Ул ханым тоткан да, асфальтны кырдырып алу өчен, бульдозер китереп куйган. Бу хакта бик каты тавыш чыкты. Бу ханым түрәлектә утыра. Халык мине чакырды, җыен үткәрдек. Мин шул вакытта Лаеш түрәләренең мәнсезлеген, милләтара һәм динара ызгыш чыгарырга сәләтле икәннәрен күрдем. Алар хәзер әзрәк төзәлде, бүген инде шактый уйлап эш итәләр. Шуңа күрә, әйтәсем килә, язу файда бирми дигән сүз була алмый. Әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен мин үземә тагын бер корал ясап карадым.

Бу газетка акча каян килә соң дигән сорау да туа. Язылу да юк. Әлегә беренче тапкыр мин үземнең "Сираҗи сүзе" газеты чыга дигән реклам гына бирдем. "Сираҗи сүзе" языла торган һәм миңа акча китерә торган бизнес проект була. "ЖКХ"ны әлегә үземнең хисаптан гына чыгардым. Газет бүген кыйммәткә төшми. Киләчәктә кайсы районга багышлыйбыз, шунда реклам табып эшләрбез дип торам.

– Шикаятьләрдән кала, татар авылы булып та татар теле укытылмау, балалар саны җитеп тә мәктәп булмау, мәдәният йортларының эшләмәве – бу мәсьәләләр дә яктыртылачакмы сезнең басмада?

– Алар инде яктыртылып килә. Шушы 16 битле газет эчендә бөтен яклап: мәктәбе дә, клубы да, спорт мәктәбе дә – барсының проблемнары да беренче санга ук керде. Хәтта бу районда нинди җинаятьләр кылыну, райондагы түрәләрнең урлап тотылып соңгы өч ел эчендә аларга карата нинди җинаять эшләре ачылуга кадәр яздык.

– Татарстанда 40тан артык район бар, аларның барсын да бер кат әйләнеп чыкканчы хәйран вакыт уза, Лаешка кабат әйләнеп кайтканчы берничә ел үтмәсме?

– Газета айга бер генә тапкыр чыгачак. Кирәк дип тапсак, файдасын күрсәк, бу эшчәнлек үз-үзен акласа, ике тапкыр да чыгарачакбыз. Чиста татар районнары да бар бит әле. Әйтик, Әтнә, Актаныш районы. Мин чиста татар районына урыс телендә "ЖКХ" газеты чыгармаячакмын. Аларга әйтер сүзем өчен "Сираҗи сүзе" булачак.

"Поволжье репорт"та куелган материаллар нигезендә берничә җинаять эше дә кузгаттылар. Берничә түрә, хокук сакчылары эшеннән куылды. Кайвакытта эшнең нәтиҗәсен урамга чыгып кычкырмыйсың бит.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG