Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чиркәү һәм казаклар фестивале Болгар тыюлыгында булмаячак"


Болгар музей тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтшин Азатлыкка 8-11 майда булачак чиркәү һәм казаклар фестиваленең тыюлыкта үткәрелмәячәген әйтте. "Аларның бөтен чаралары Болгар шәһәрендәге стадионда үтәчәк. Безнең тыюлыкта бер генә чара да каралмаган һәм килештерелмәгән", диде ул.

Аның сүзләренчә, фестиваль көннәрендә Болгарда туристлар да, бу чарага килгәннәр дә күп булачак. "Тыюлык белән кызыксынып кереп караучылар да булырга мөмкин", ди Мөхәммәтшин.

Фестивальдә Куликова сугышының реконструкциясен күрсәтергә җыеналар. Оештыручылар сүзләренчә, алар, янәсе, тарихи дөреслекне – урыслар һәм Идел буе татарларының бер якта сугышуын тасвирлаячак. Мөхәммәтшин бу сугыш уенының да стадионда үтәчәген белдерде.

Спасс районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы Әхтәм Вәлиәхмәтов элегрәк Азатлыкка казаклар һәм чиркәү фестиваленең төп өлешенең "Икмәк музее" янындагы фестивальләр үткәрелә торган мәдәни комплекс – ачык эстрадада булачагын әйткән иде.

16-17 август көннәрендә Болгарда башка бер тарихи вакыйга чагылыш табачак. Татарстан туристлык агентлыгы монда XII-XIV гасырларны тасвирлаган чара үткәрергә тели. "Әлегә без сценариен алмадык", диде Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG