Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Георгий тасмасыннан баш тарта


Киев хөкүмәте Җиңү бәйрәменең рәсми символы итеп Георгий тасмасын кулланудан баш тарта. Русия яклы сепаратистлар тамгасына әйләнгән кызгылт сары һәм кара тасманы мәк чәчәгенә алыштырачаклар.

Украинада 9 майда Икенче дөнья сугышы бетүен билгеләгән бәйрәм чараларында Георгий тасмалары кулланылмаячак.

Украиннар өчен кызгылт сары һәм кара төсләрдәге әлеге тасма илнең көнчыгышында дистәләгән шәһәрләрдә хөкүмәт биналарын басып алган сепаратист хәрәкәте тамгасы булып тора.

Аның урынына украиннар кызыл мәк чәчәге сурәте төшкән тасмалар тагачак. Мәк чәчәге белән гадәттә Британия һәм башка көнбатыш илләрендә сугышта һәлак булганнарны искә алалар.

Харьков дизайнеры Сергей Мишакин ясаган мәк чәчәге 9 май чараларына рәсми тамга итеп сайланган.

Әлеге инициативаны Украинаның Милли хәтер институты башлаган. Оешма
2006 елда элекке президент Виктор Ющенко ярдәме белән ачылган. Аның максаты - Украина тарихындагы начар өйрәнелгән өлешләрне тикшерү, совет чорыннан калган стереотипларны юк итү.

Институтның директоры Володимир Вятрович мәк чәчәген уңышлы символ дип саный, чөнки ул хәтта украин халык җырларында “казаклар һәлак булган җирдә мәк ата” дип искә алына.

Шул ук вакытта кайберәүләр яңа символны кара һәм кызыл төсләре өчен уңышсыз дип атый ала, чөнки бу төсләр - үтәуңчы “Уң сектор” партиясенең төсләре. Мәскәү аның әгъзаларын нео-нацилар дип атый.
XS
SM
MD
LG