Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:22

Кырым хәлләрен "обьектив" яктырткан өчен президент Владимир Путиннан яшерен бүләк алучылар арасында Татарстан журналистлары күренмәде. Яшеренлек журналистларда гаҗәпләнү уята.

Русия президенты Владимир Путин матбугат өлкәсендә эшләүче 300дән артык кешене Кырым вакыйгаларын "обьектив" яктырткан өчен бүләкләде. Әмма "обьективлык" принципларын яклаган журналистларны бүләкләү нигәдер яшерен төстә генә булган. Бу турыда карар да президентның интернет сәхифәсенә чыгарылмады.

Күп кенә күзәтүчеләр мондый яшеренлеккә гаҗәпләнү белдерде. Яшерен хезмәтләрдә эшләүчеләрне яшерен рәвештә бүләкләү аңлашыла, әмма җәмәгатьчелек белән ачык рәвештә эшләгәннәрне, обьективлык, хәбәрдарлык өчен көрәшүчеләрне бүләкләү нигә яшерен булырга тиеш диләр. Икенчеләре исә, күрәсең, президент та, аның бүләкләрен алучы журналистлар да, җәмәгатьчелекнең бу турыда белүеннән ояладыр, дигән нәтиҗә ясый.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков яшерен бүләкләү булганлыгын расласа да, бу турыда өстәмә мәгълүмат бирүдән баш тартты. Путин ул карарны Кырымны аннекцияләүдән соң бер ай узгач, 22 апрельдә имзалаган. Бүләк алучыларның берсе, РТРС телерадиоширкәте башлыгы Виктор Пинчук та бу бүләк турында белүен таныды.

Әлеге бүләкне алучыларның берсе "Вести Недели" тапшыруын алып баручы Андрей Кондрашов Азатлыкка "Журналистика иң каты сугыш барган өлкәләрнең берсенә әверелде. Хәрби чаралар өчен солдатларга һәм офицерларга бүләкләр бирелә икән, монда да шундый ук хәл, чөнки сугыш хәзер журналистика өлкәсенә күчә", диде.

Кондрашов объективлык бүләген горурлык белән йөртәчәген белдерде. "Хәзер медиадагы һәртөрле пропаганда ул – журналистика инде" ди Кондрашов.

Павел Гутионтов

Павел Гутионтов

Азатлыкка Русия журналистлар берлеге рәисе Павел Гутионтов бу журналистларга дәүләт бүләкләре таратуны совет чоры ысулларына кайтуның бер чагылышына охшатуын әйтеп, мин белгән 20ләп журналист үтерелде, ул җинаять эшләре тиешенчә тикшерелмәде, үтерүчеләр тотылмады, ә монда тоталар да 300 кешегә бүләк тараталар, дип ризасызлыгын белдерде. Аның әйтүенчә, шул рәвешле хакимият журналистларга "сезнең иң яхшыларыгызны без сайлап алабыз, сезнең эшегезне без бәялибез", дип белдерә.

Римма Ратникова

Римма Ратникова

Татарстан журналистлар берлеге рәисәсе Римма Ратникова Азатлыкның "нигә Татарстанда бу бүләккә лаек журналистлар табылмады икән, бүләкләүнең яшерен булуын ничек бәяләр идегез", дигән сорауларын "Татарстан журналистлары арасында ул бүләкне алучылар юк, бу сорауларга бернинди комментар да бирә алмыйм", дип җаваплады.

Александр Сотник

Александр Сотник

Бәйсез журналист Александр Сотник: "Мин моны журналистика һөнәренә якын җибәрергә ярамаган кешеләр исемлеге дип саныйм. Чөнки алар бернинди дә журналист түгел. Алар – пропагандистлар, Кремьнең рәсми карашын пропагандалаучылар. Безнең конституциянең 29нчы матдәсе цензураны тыя. Конституция үтәлми, без хәзер махсус кешенең махсус күрсәтмәләре белән яшибез. Ул кеше нинди хәлдә булса – журналистиканың хәле дә шундый. Һәм
300 кешелек бу төркем шушы кешенең мәнфәгатьләренә хезмәт итә", диде.

Бүләкләнгән журналистлар исемлегендә хакимиятне тәнкыйтьләүче матбугат чаралары юк. Сотник оппозицион медиага "объективлык" бүләге бирелмәүне "аларның карашы партия карашы белән тәңгәл килми, шуңа күрә шуңа күрә аларга бирмиләр", дип аңлатты.

Игорь Яковенко

Игорь Яковенко

Русия журналистлар берлегенең элекке рәисе Игорь Яковенко Азатлыкка, кайбер журналистлар илне сугышка таба алып барырга тели, дип заманында Икенче дөнья сугышы алдыннан шундый активлык күрсәткән алман журналистларының да Һитлер тарафыннан бүләкләр алганлыгын һәм аларның икесенең соңрак Нюрнберг трибуналында хөкем ителгәнлеген искә алды.

Бүләкләнгән журналистлар арасында шәхсән журналистика белән шөгыльләнмәүче Алексндр Жаров та бар. Жаров җитәкчелегендәге Роскомнадзор интернетта хакимияте тәнкыйтьләүче сәхифәләрне томалау белән шөгыльләнә. Дәүләт оешмасының бу гамәле интернетта цензура кертү омтылышы буларак бәяләнә.

Кырымны аннекцияләүгә өлеш керткән хәрбиләргә медальләр һәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары да тапшырылган иде. Татарстан артистлары бу чарага күпләп җәлеп ителде һәм шундый рәхмәт кәгазе алучылар арасында "Казан егетләре" төркеме дә булды. Ул чакта тарихчы галим Индус Таһиров Азатлыкка, Русия җитәкчелеге рәхмәт кәгазьләре тоттырып, медальләр тагып үзенең җинаятьчел гамәлләренә гади халыкны да бәйләп куя, дигән иде.

"Бүләк лаек булсын өчен, кеше аны алырга дип чын күңелдән тырышырга тиеш. Тырышлык кына лаеклы рәвештә бәяләнергә тиеш. Сәяси максатлардан соң тапшырылган бүләк, әгәр ул гамәл җинаятьчел икән, халыкны да аңа беркетеп куя", диде Таһиров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG