Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл утрау булып калды


Авыл утрау булып калды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Башкортстанның Архангел районы Тәвәкәч авылында 300 йортта яшәүчеләрнең дөнья белән бәйләнеше өзелде. Иньер елгасы аша салынган күперне язгы ташкын алып китте. Көчле яңгырлар һәм тауларда кар эреп су басу ихтималы турында авыл халкы кисәтелгән булган, шуңа күрә кешеләр дә, мал да исән, авыл кибетенә азык-төлек китерелеп куйган булган. Ата-аналар соңгы көннәрдә балаларны мәктәпкә укырга җибәрмәскә дигән кисәтү алган булган. Соңгы тапкыр мондый хәл бу якларда 2007 елда булган.

XS
SM
MD
LG