Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:53

6 майда Бакчасарай район администрациясе каршында Татарстаннан китерелән агачлардан "Дуслык аллеясы" утыртылды.

Бакчасарай район администрациясе рәисе Илми Умеров Азатлыкка хәбәр итүенчә Татарстаннан йөк машинасында 2,5 чакрым юл йөреп Кырымга 10 мең агач китерлгән, алардан иң затлы 170 зәнгәр чыршыны шул аллеяда утыртканнар.

Чарада Кырымның урман хуҗалыгы башы Иван Магда, Бакчасарай район администрациясе рәисе Илми Умеров, Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Магдеев катнашты. Илми Умеров әйтүенчә, Татарстаннан килгән машина буш кайтмаячак – ул Бакчасарайда үстерелгән Кырым наратларын Татарстанга алып кайтачак. Шулай итеп, Бакчасарайда Татарстан агачлары, Татарстанда Бакчасарай агачлары утыртылачак.

Кырым Мәскәү тарафыннан яулап алынганнан соң Татарстаннан Бакчасарай районына көн саен төрле министрлыклардан вәкилләр килә, районга булышу өчен төрле проектлар буенча Татарстан эшләр алып бара.

Бакчасарай район администрациясе рәисе Илми Умеров

Бакчасарай район администрациясе рәисе Илми Умеров

"Кайбер вакытта мин кем кайда килгәнен белеп тә өлгерә алмыйм. Минем кабинетымда Татарстан хөкүмәтенә турыдан-туры тоташтырылган онлайн видеосистеманы китереп урнаштырдылар, мин көн саен турыдан-туры Казан белән элемтәгә керә алам", ди Умеров.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстан Бакчасарай районына куратор итеп бөркетелгәннән соң Казан Бакчасарайга үзенең тагын бер районы итеп карый башлаган, мондагы күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итергә алынмакчы була. Аларның кайберләре Татарстан акчасына, кайберләре федераль проектларга кереп федераль үзәк акчасына башкарылачак дип күздә тотыла икән.

Шулай итеп, Татарстанның активлыгы Кырымда үсә бара. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, бу бердән килеп чыккан активлык кайбер кырымтатар сәясәтчәләрендә ышаныч урынына шик уяткан кебек. Моның төп сәбәбе – Татарстан артында Мәскәү тора дигән фикер, ә Мәскәүгә кырымтатарлар, йомшак итеп әйткәндә, ышанырга ашыкмыйлар, чөнки моның тарихта тирән сәбәпләре бар.

Бакчасарайга китерелгән 10 мең агач исә мәктәпләр, бала бакчалары, хастаханәләр, мәйданчыкларда утыртылачак. Кырым һәм Татарстан урман хуҗалыклары арасында Бакчасарайда хезмәттәшлек турында аңлашу да имзаланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG