Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

"Русия Украинада алдан билгеле нәтиҗәләр белән референдум әзерли"


Украина иминлек хезмәте Украинаның көнчыгыш өлкәләрендә Русия ягыннан координацияләнгән һәм нәтиҗәләре алдан билгеле булган, янәсе "референдум" дигән чара үткәреп "Донецки халык республикасы" төзергә җыенулары турында кире кагылмаслык дәлилләр булуын хәбәр итә.

Иминлек хезмәте белдерүенчә, “Русское единство” хәрәкәте җитәкчесе Александр Баркашов һәм теркәлмәгән “Православ Донбас” оешмасы лидеры Дмитрий Бойцовның телефоннан сөйләшүе моңа дәлилләрнең берсе булып тора.

Әлеге сөйләшүдә Бойцов 11 майда булачак референдумны үткәрүдә Русия хәрбиләренең ярдәм итүен сорый. Баркашов референдумда алдашырга, "уңай тавыш бирүчеләрне 100% ясарга" куша. Бу әңгәмәдә күп әдәпсез сүз кулланылган.

XS
SM
MD
LG