Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Мәскәү йомышчылары тырышлыгы белән олы татар дөньясы таркала


Ежи Шахуневич (с) һәм Омар Асанович Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров белән очраша. Казан, 23 июль 2013 ел
Ежи Шахуневич (с) һәм Омар Асанович Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров белән очраша. Казан, 23 июль 2013 ел

Польша татарлары Казандагы йомышлы татарларның бар татар милләте исеменнән сүз йөртүенә каршы. Польша татарлары оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич Азатлыкка фикерләре белән уртаклашты.

Польша татарларының милли мәдәни үзәге татарларның киләчәктә дә милләт булып сакланып калуын тәэмин итү өчен ашыгыч рәвештә чаралар күрергә чакырып Европа парламентына хат юллады. Әлеге мөрәҗәгать парламентның азсанлы милләтләр хокукларын күзәтүче идарәгә һәм чит дәүләтләрнең Польшадагы илчеләренә җибәрелгән.

Гданьскида урнашкан Польша татарлары оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич Азатлыкка татарларның Европа ярдәменә ихтияҗы туу сәбәпләрен аңлатты.

Ежи Шахуневич (с) һәм Мостафа Җәмилев
Ежи Шахуневич (с) һәм Мостафа Җәмилев
"Казан татарларының, дөресрәге Русия контролендә булган Бөтендөнья татар конгрессының барлык татарлар өчен карарлар кабул итә башлавыннан соң туган борчулы мөрәҗәгать бу. Алар кырымтатарлар өчен дә, Романия татарлары өчен дә, башкалар өчен дә җаваплы тоя башлады үзләрен. Алар әкренләп безнең өчен дә, Польша-Литва татарлары өчен дә хәл итергә тели. Чынлыкта исә алар аша барысы белән дә Мәскәү идарә итә булып чыга", диде Шахуневич.

Әлеге хатны язуга Польша татарларын, Русия Кырымны аннексияләгәндә Татарстан җитәкчелеге һәм Татар конргессының андагы татарларны яклау урынына Мәскәү йомышы белән эшли башлавы этәргән. Шахуневич рәсмиләрнең бу гамәлләренә ризасызлык белдерде.

Казан түрәләренең Кырымда Путин күрсәтмәләрен үтәп йөрүе, кайбер кырымтатарлар арасында да зур ризасызлык, хәтта чиркану уятты. Берише радикаллар кырымнарны казаннардан аеру өчен кырымтатарлары халык исемен үзгәртергә тиеш дигән таләп белән дә чыкты. Әмма бу тәкъдим март азагында узган кырымтатар корылтае карамагына чыгарылса да, ул күпчелек тавышны казана алмады.

1997 елда Польша, Литва, Латвия, Эстония, Украина (Кырым) һәм Беларус татарлары үзләренең Европада яшәүләренең 600 еллыгын бәйрәм итте. Гасырлар дәвамында татарлар бу илләрне мәдәни яктан баетты, икътисадны үстерергә һәм демократик җәмгыять булдырырга ярдәм итте, шул ук вакытта үзенчәлекле милләт итеп сакланып калды, диелгән Польша татарларының хатында. Шулай ук анда Польшада татарлар хөрмәтенә һәйкәл куелуы, татарларның төрле тарихи чорлардагы уңышлары турында язылган. Боларның барысыннан да чыгып, Европа Берлегендә татарлар хокукларын кайгыртучы аерым идарә булырга тиеш, дигән нәтиҗә ясалган.
Польша татар үзәгенең Европа парламентына җибәргән хаты (поляк телендә)
Польша татар үзәгенең Европа парламентына җибәргән хаты (поляк телендә)

Шахуневич сүзләренә караганда, Европада татарлар хокукларын күзәтү өчен бер-ике кеше булуы да җитә. Иң мөһиме - аларның Русиядән бәйсез булуы, ди ул. 2005 елда Казанга Бөтендөнья татарлары корылтаена кайтканда ул бу мәсьәләне күтәргән булган, әмма ул игътибарсыз калган.

“Европа татарлары берлегенә Кырым, Романия, Литва һәм Польша татарлары исеменнән сүз йөртерлек кешеләр керергә тиеш. Брюссельдә моның өчен даими 1-2 кеше утырырга тиеш. Былтыр Европа татарлары альянсы дигән бер төркем пәйда булды-булуын, әмма аңа Европага соңгы елларда гына күчеп килүче татарлар керде. Алар Литва патшалыгы татарлары язмышын беләме? Алар Польша татарлары исеменнән карарлар кабул итә аламы? Мөмкин түгел бу. Безнең рөхсәт белән эшләнгән эш түгел бу. Бигрәк тә бу эшләр барысы да Русия кушуы белән бара. Бөтен җыеннарга тышкы эшләр министрлыгы рөхсәт һәм акча бирә, яисә, кирәк тапмаса - бирми”, диде Шахуневич.

11-13 апрельдә Гданьскидагы "Европа татарлары альянсы" идарәсенең киңәйтелгән утырышында берлекне ниһаять теркәп бетерү мәсьәләләре, татар оешмаларының берләшеп эшләү нечкәлекләре һәм 2014-2015 елга планнары каралырга тиеш булган. Бер атна калганда Бөтендөнья татар конгрессы чараның булмаячагын әйткән. Конгресска да бу боерык Русия тышкы эшләр министрлыгыннан төшкән.
XS
SM
MD
LG