Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Тукайга багышланган кичә үтте


Омски балалары Тукай әсәрләрен башкара
Омски балалары Тукай әсәрләрен башкара

Омскиның "Умырзая" ансамбле үзешчәннәре Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрергә ниятләгән әдәби-музыкаль кичәне узган ял көнендә үткәрделәр.

Омскида «Умырзая» ансамбле концертлары булсынмы, башка ниндидер чарамы – гадәттә шимбә яисә якшәмбе көннәрендә үткәрелә. Быел Габдулла Тукайның туган көне шимбәгә туры килсә дә, 26 апрель көнне көчле давыл булу сәбәпле, ниятләнгән әдәби-музыкаль кичә кичектерелгән иде. Шулай итеп, Тукайның туган көненә багышланган чара Омскида узган ял көнендә генә үткәрелде.

Әйтергә кирәк, әдәби-музыкаль кичә, Омскида 2008 елдан бирле оештырылып килгән «Мин татарча сөйләшәм» акциясе белән берләштереп үткәрелде. Аермасы – өлкәннәрнең һәм яшьләрнең, шул исәптән «Өмет» студиясе балаларының бергә җыелуы һәм чараның ачык һавада түгел, ә Пушкин исемендәге өлкә үзәк китапханәсендә үткәрелүендә булды.

Дөрес, яшьләр артык күп булмады, ә инде «Өмет» студиясендә шөгыльләнүче балалар барысы да диярлек актив катнашты. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен дә, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны да өйрәнеп килгән иделәр.

Кичә барышында җиде яшьлек Камилә Мингалиева һәм Вася Власовның шигырь сөйләүләре, 12 яшьлек Диләрә Хәбибуллинаның җыр башкаруы, балаларның бергәләп «Шүрәле»не, «Күбәләк»не җырлаулары – барысы да бик күркәм булды.
«Умырзая» ансамбле үзешчәннәре шагыйрьнең төрле әсәрләреннән өзекләр укыдылар, «Пар ат» җырын һәм килгән тамашачыга бүләк итеп берничә эстрада җыры да башкардылар.

Оештыручылар, ягъни «Умырзая»лылар тамашачылар өчен махсус әзерләнгән урысча-татарча һәм татарча-урысча сүзлекләр тараттылар. Балаларыгыз, оныкларыгыз нинди телдә сөйләшә, сезгә ничек дәшә дигән сораулар да яңгырады. Татарча сөйләшәбез яисә өйрәтәбез, дип кыю гына җавап бирүче булмаса да, берничә кешедән, тырышабыз өйрәтергә, әмма мәктәптә, урамда – һәр тарафта бары тик урыс теле бит, шуңа күрә бик катлаулы, дигән җавап ишетелде.

Кичә «Өмет» балаларының һәм «Умырзая» үзешчәннәренең «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG