Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:31

Европа Берлеге Русиягә карата яңа икътисади чикләүләр кертергә мөмкин


Һерман Ван Ромпей

Һерман Ван Ромпей

Европа берлеге, әгәр Русия Украинада низагны тотрыксызландыруны туктатмаса, Мәскәүгә карата чикләүләрнең өченче адымын кертергә мөмкин. Бу хакта Европа шурасы рәисе Һерман Ван Ромпей Брюссельдә белдерде.

“Европа комиссиясе Русиягә карата сәүдә-икътисади чикләүләр мөмкинлеген карый”, ди Ромпей.

Аның сүзләренчә, Украина хөкүмәте Женева килешүе шартларын үтәү өчен беркадәр адымнар ясаган, әмма Русия үз өстенә алган җаваплылыкны үтәми.

Ромпей алга таба да Европа Берлегенең Украинага төрле яклап ярдәм итәчәген әйтте.

Башта Европа Берлеге чикләүләр кертеләчәк 15 кешелек исемлекне игълан итте, ә 29 апрельдә бу исемлек 48 кешегә җитте. Аларның банк хисаплары туңдырыла һәм үзләренә Европа Берлегенә керү тыела.

XS
SM
MD
LG