Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

15 майда Төмән өлкәсе мөселманнары диния идарәсенең чираттан тыш корылтае уза. Галимҗан хәзрәт Бикмуллин вазифасыннан алынып, аның урынына башка кеше куелачак. Хәзрәт үзенә вице-губернаторның эштән китү гаризасы язарга кушуын белдерде.

Галимҗан хәзрәт соңгы корылтайда өлкәнең гомерлек мөфтие һәм диния идарәсе рәисе итеп сайланган иде. Дөресен сөйләвем хакимияттәгеләргә ошамый, шуңа күрә гариза язарга куштылар, дип белдерә хәзрәт. Ул Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Галимҗан хәзрәт, сез вазифагыздан китү турында гариза язган дигән хәбәрләр бар. Бу дөресме?

– Гариза язуым дөрес. Үземнең бик теләгем булмаса да мине гомерлеккә дип сайлаган иделәр. Биш елдан биш елга корылтай уздырырга тиеш идек. Безнең дүртенче ел узып бара. Кичә үзләре дә (хакимият) миңа әйттеләр. Башта миңа икътисади сәбәпләр табып бәйләнгән иделәр, инде хәзер сәяси якка басым ясыйлар.

Минем кайбер чыгышлар аларның күңеленә хуш килмәгән. Казанда конгресста ясаган чыгышым һәм монда хөтбәләрдәге сүзләрем ошамаган.

Менә чәршәмбе көнне ике сәгать буе Төмән өлкәсе вице-губернаторы Сергей Сарычев белән сөйләшеп утырдым.

Безнең диния идарәсендәге берничә кешенең сөйләгән сүзләре дә аларга ошап бетмәгән. Миңа әлегеләр өчен, син китәргә тиеш, диделәр.

– Димәк, бу сүз хакимияттән, Сарычев авызыннан чыкты?

– Әйе. Ул аны элегрәк әйтте. Мин китәргә разый булдым. Миңа карата тудырылган кыенлыклар җиде-сигез ай дәвам итә инде. Авыллардагы мәчетләргә бирелгән акчалар урынлы кулланылмаган диеп андагы бабайларның да хәлләрен бетерделәр. Бу эшләр барсы да безнең (диния идарәсе) аша уза. "Йә китәсең, йә бу нәрсәләрне дәвам итәбез", дигәч, мин китәргә мәҗбүр булдым, чөнки миңа 62 яшь тулып килә. Мин Төмәннең Җәмгъ мәчетендә калачакмын. Ул (Сарычев) шулай диде.

Әле тагын ике очрашу планлаштырылган. Башта дини идарә әгъзалары белән милли эшләр комитеты рәисе, аннары Сарычев янында булачакбыз. Бу очрашуларны мин сорадым.

15 майда булачак корылтайда сайланачак кеше мөфти һәм шул ук вакытта диния идарәсе рәисе түгел, ә диния идарәсе рәисе генә булачак.

– Сез чыгышларыгыз һәм хөтбәләрегезнең хакимияттәгеләр күңеленә хуш килмәгәнен әйтәсез. Аларга сезнең хакимиятне тәнкыйтьләвегез ошамаганмы, әллә исламның башка юлын пропагандалыйсызмы?

– Беренчедән, мине ике тапкыр татар конгрессына чакырдылар. Анда чыгыш ясаганда үзем белән бергә гыйлем алган дин әһелләрен якладым. Икенче баруымда Татарстанның яңа мөфтиятен нык тәнкыйтьләдем.

Вәлиулла хәзрәт үтерелгәч, Илдус хәзрәткә һөҗүм булгач 400дән артык мөселманны тоткарлап, күпләрне берәр айдан артык ябып тоттылар. Рамазан айлары иде ул. Үзебезнең мәчеттәге хөтбәләр вакытында бу вакыйгаларны искә төшереп сөйләдем.
Мәчет өчен җир бирмиләр дип сөйләвем дә аларга ошамый

Аннан Казанда очкыч һәлакәте булды. Анда президент баласы һәм беренче түрә (Татарстанның ФСБ башлыгы) һәлак булды. Бу тоткарланган мөселманнар бик ачынып-ачынып дога кылганнардыр, дип сөйләгән идем мин ул вакытта. Мин бу хәлләрне шатланып түгел, ә әдәм балалары бер-беребезне рәнҗетергә тиеш түгел, дип сөйләгән идем.

Очрашу вакытында синең теге хөтбәңне, бу хөтбәңне Мәскәүгә җибәргәннәр дип әйттеләр. Хәзер ни генә сөйләсәң дә барсын да җиткереп торалар. Бездә "туры әйткән – туганына ярамаган" диләр. Татарстанда сөйләгән сүзләремнән соң Сарычев: "Нигә башка кешеләрнең эшләренә керешәсең, безнең үзебездә дә проблемнар җитәрлек", дип әйтте. Мин аңа, бездә, мөселманнарда синеке-минеке юк, проблем булса, ул барыбыз өчен дә уртак, дип әйттем.

Безгә мәчет төзергә җирләр бирмәү сәбәпле һәм башка ачыныбрак әйткән сүзләрем дә аларга ошамый. Яңа мәчет өчен 15 ел җир сорап йөрибез, әле һаман ахырына чыккан юк.

– Төмәндәге кайбер дин әһелләре Сезне һәм сезнең яндагыларны ваһһабилар алар дип белдерә.

– Ваһһабилыкта бер-беребезне гаепләүләр бар. Ваһһабилыкның бернинди дә критерийлары юк бит аның. Һәрбер кешене, син ваһһаби, син дә ваһһаби, дип әйтергә мөмкин. Бездә андый ваһһабилык дигән нәрсәләр юк.

– Аңлавыбызча, сез Төмән Җәмигъ мәчетенең имамы булып каласыз инде. Ә хакимият Төмән өлкәсе диния идарәсенең башлыгы итеп кемне куярга җыена? Сезнең тел төбегездән хакимиятнең бу эшне үз кулына алганлыгы күренеп тора.

– Без башта яңа куелачак кеше белән риза булган идек. Аннары төрле яктан төрле хәбәрләр килә башлагач күңелебез бераз кайтты. Башка намзәт булмагач, нишләтәсең, аны сайларга мәҗбүрбез инде. Без тәкъдим иткәннәрне хакимият теләми. Мин бу сүзләрне ачыктан-ачык әйтәм.

Яңа куелачак кеше – Зиннәт Садыйков. Ул Төмән районындагы Талымхан авылында туып үскән. Хәзер Каскарада яши, мәчет имамы һәм быел җәй көне андагы идарә рәисе булып сайланды. Уфада дүрт ел читтән торып укыган, белүемчә диплом алырга тиеш.

– Хакимиятләр ник аны сайлап алган дип уйлыйсыз?

– Өздереп әйтә алмыйм. Мәчетләрен төзекләндергәндә мин аны: "Телең әйбәт сөйли, бар аңлат, бирелгән акчалар мәчетләргә бүленгән, үзең аңлатсаң бәлки сиңа да бирерләр", дип хакимиятләргә җибәрә идем. Аңа акча биргәлиләр иде. Бәлки шунда күңелләренә яткандыр. Мин ул кешене яман дип әйтмим, әмма дини гыйлеме бик сай.

– Уфада белем алгач, ул Үзәк диния идарәсе тарафдары булып чыкмыймы?

– Каскара мәчете Уфага түгел, Төмән өлкәсе диния идарәсенә карый. Бездә Уфага караган бер генә мәчет бар. Аның җитәкчесе – Илдар Җиһаншин. Ул башка мәчетләрне үз ягына авыштырырга тырышп карады. Ул вакытта Төмән хакимияте, өлкә диния идрәсеннән берегез дә бер кая да китмисез, дип кистереп әйтте.

– Сезнең бу корылтай вакытында яңа идарә шурасы сайланачакмы, әллә элекке әгъзалар калачакмы?

– Идарәгә карата безнең гауга бара әле. Сарычев белән дә шул хакта гауга булды. Безгә аннан берничә кешене чыгарырга кушалар. Без аларны чыгару кирәкми, дип барабыз.

– Сез үзегез ул идарәдә каласызмы соң?

– Әйе калам.

– Хакимиятләргә идарә әгъзаларының кайсы ягы ошамый соң?

– Янәсе, ваһһибар, сәләфи, ә берсен тәблигъчы дип тә гаеплиләр. Аларның берсен дә гаепләрлек урын юк. Кырынкүл мәчетендә эшли торган идарә әгъзасы туры сүзле. Сарычев өч кешене идарәдән чыгарырга куша.

– Хәзрәт, бу яңа килә торган идарә рәисе ул Төмән өлкәсендәге дини оешмалар арасындагы кытыршылыкларны бетерә алырмы? Кытыршылыклар бар, юк түгел бит. Мөселманнарны берләштерә алырмы? Сүзе үтәрдәй кешеме?

– Мин әйтә алмыйм әле. Мөселманнар арасында аны куярга кирәк түгел, башканы кую кирәк дигән гауга бара. Ни булып бетәр, әлегә әйтеп булмый.

– Галимҗан хәзрәт, сезнең тел төбеннән аңлашылганча, мөселманнар тормышын, дини тормышны хакимият тулысынча үз дилбегәсендә тота булып чыга түгелме?

– Хөкүмәт белән барыбер эшләргә кирәк инде. Алар да ул-бу булмасын дип куркалар бит инде. Ләкин монда куркырлык бернинди сәбәп тә юк. Анда эшләүчеләр, кураторлар (дини тормышны багучылар), куәт структуралары югарыдагыларга хак мәгълүмат җиткерми. Арттырып язалар, шуның аркасында безнең менә мондый хәлләр килеп чыкты. Бездә тыныч булса, хәлләр үз җаена гына барса аннары аларга эш булмый бит. Без бик күркәм яшәп ята идек. Укулар бара, мәчетләр гөрләп эшли иде, әмма кемнәргәдер бу хәлләр ошамады. Бездә гауга булса аларга эш тә була.

* * * *

Азатлык Галимҗан хәзрәт сөйләгәннәргә аңлатма алу өчен Төмән өлкәсе вице-губернаторы Сергей Сарычевка шалтыратты. Кабул итү бүлмәсеннән Сарычевның 12 майда гына эштә булачагын әйттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG