Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Русия таварларына ташламаларны бетерергә җыена


Барак Обама
Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама Конгресска Русиягә булган сәүдә ташламаларын бетерергә җыенуы турында белдерде.

Русиянең икътисади яктан җитәрлек дәрәҗәдә үскән ил булуы һәм артка калганнар дәрәҗәсендәге кебек мондый преференциягә мохтаҗ булмавы президентны бу карарга китергән.

Сәүдә таләпләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң Русиядән китерелгән тавар гадәти салымга дучар булачак.

Русия узган ел АКШка тавар китерүчеләр арасында файда күрүчеләр исемлегендә тугызынчы урында иде. АКШның генераль преференцияләр системасы аша Русия таварларына ташлама ясау өчен узган ел 296 миллион доллар бүленде.
XS
SM
MD
LG