Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда күпләп мөселманнарны сорау алуга чакыра башлаганнар


Иске Кырым полициясе күпләгән мөселманнарны сорау алырга чакыра башлаган. Бу хакта "Инсаф" мөслимәләр лигасы рәисәсе Лотфия Зудиева QHA агентлыгына белдергән.

Чәршәмбе көнгә Иске кырымда 150 мөселман, шул исәптән хатын-кызлар да, район эчке эшләр бүлегенә чакырылган. Төгәл күпме мөселман чакырылганы билгеле түгел. Күпләрне телефон аша гына чакырып китергәннәр.

“Сорау алуда булган унлап кеше миңа бер үк сораулар бирелгәнлекне сөйләде. Алардан “исламга кайчан килдегез?”, “кем белән аралашасыз?”, “исламның теге йә бу юнәлешенә карыйсызмы?” кебек сораулар бирелгән. Белүемчә, сорау алуга чакырылганнарның барсы да Хизб ут-Тәхрир тарафдары түгел”, ди Зудиева.

Аның сүзләренчә, кайберәүләрнең бармак эзләрен алганнар һәм фотога төшергәннәр. Бу канун бозу булып тора, ди Зудиева.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG