Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирне галәмнән күзәтегез!


NASA Җирнең галәмнән күренешен җанлы режимда күрсәтә
NASA Җирнең галәмнән күренешен җанлы режимда күрсәтә
Җир йөзенең гаҗәеп күренешләре белән хәзер тәүлегенә 24 сәгать туры эфирда сокланып була.

Кушма Штатларның галәм идарәсе (NASA) Җирнең галәмнән күренешен җанлы режимда күрсәтә башлады.

NASAның яңа проекты Югары Сыйфатлы Җир күренеше (High Definition Earth Viewing – HDEV) дип атала.

Бу күренешләр Халыкара галәм станциясендә урнаштырылган HD сыйфатлы 4 видеокамерадан килә.

Камералар һәм электрон җайланмалар галәм мохитыннан зыян күрмәсен өчен махсус герметик тартмага урнаштырылган.

Шунысы да кызык, әлеге проектның кайбер өлешләрен студентлар башкарган. Алар эксперимент барышында да ярдәм итә.

Азатлык Җир йөзе күренешләрен үзенең укучыларына тәкъдим итә. Игътибар итегез, Халыкара галәм станциясе төнге орбита зонасында булганда экран кара булып күренергә мөмкин. Бу хәл һәр 90 минут саен кабатланырга һәм 40 минут чамасы дәвам итәргә мөмкин.

Гафу итегез, бу хезмәт әлегә эшләми.
XS
SM
MD
LG