Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Көмеш Коръән" күргәзмәсе ачылды


Казанда Көмеш Коръән күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Казанда "Көмеш Коръән" исемле күргәзмә ачылды. VIII гасырга караган Хәзрәти Госман Коръәне дип аталган изге китапның кучермәсе дә көмештән ясалган.

Казан Кремле эчендәге Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда 6 майда ачылган кургәзмә 162 көмеш Коръән битләреннән тора. Алар оригиналларыннан 4 тапкырга кечерәйтелеп эшләнгән. Күргәзмәдәге Коръән битләренең зурлыгы – 13,5х9,5 сантиметр итеп коелганнар.

Көмеш Коръән битләре Хәзрәти Госманның Петербур шәһәрендә сакланучы Коръәненең бермә-бер күчермәсе итеп ясалган. Хәтта хакыйки Коръәндә булган кайбер эзләргә кадәр көмеш Коръәнгә бик оста итеп төшерелгән.

Күргәзмәне оештыручылар сүзләренчә, көмеш Коръән битләре ел ярым вакыт эчендә әзерләнгән.

Күргәзмә 30 майга кадәр тамашачыларга ачык булачак.
XS
SM
MD
LG