Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение: Украина һәм Русия финалда, мактау һәм мыскыллау белән


Толмачева сеңелләр "Евровидение"дә
Толмачева сеңелләр "Евровидение"дә

Музыкаль бәйгенең финалына сәяси көндәш булган ике ил - Русия һәм Украинаның да вәкилләре узды. Украин кызын игълан итү вакытында тамашачылар алкышка күмелсә, Русия дуэтын зал ризасызлык белән каршы алды. Пәнҗешәмбе ярымфиналның икенче өлеше узгач җиңүчеләр шимбәдә билгеле булачак.

Копенгагенда узган “Евровидение”нең икенче ярымфиналы тагын бер дистә финалистны билгеләячәк. Беренче дистәгә исә соңгы айларда матбугатта иң еш телгә алынган һәм сәяси көндәшләргә әйләнгән илләр - Русия һәм Украина да эләкте.

Русиядән Толмачева фамилияле 17 яшьлек игезәк кызлар Shine дигән җыр башкардылар. Аны поп-башкаручы Филипп Киркоров иҗат иткән. Кызлар сәхнәгә чәчләре бер-берсенә үрелгән килеш чыгып “үз мәхәбәтеңне ачарга” чакырып чыгыш ясадылар.

Берничә минуттан соң сәхнәгә 21 яшьлек украиналы Мария Яремчук чыкты һәм мәхәббәт турында Tick Tock дигән җыр җырлады. Аның чыгышының үзенчәлеге - з минут дәвамында зур тәгәрмәч эчендә биеп торучы егет.

Ләкин чын драма соңыннан, тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан иткәндә башланды. Мария Яремчукның исемен әйткәндә зал алкышларга күмелсә, Толмачева сеңелләрне ризасызлык белән каршы алдылар.

Яремчук матбугат очрашуында белдергәнчә, ул бөтен Украина исеменнән һәм бөтен Украина өчен чыгыш ясый. “Мин украин булуым белән горурланам, минем чыгышым - украин халкы өчен”, ди ул.

Күзәтүчеләр быелгы бәйгедә Украинаның да, Русиянең дә җиңү яулаячагын фаразламый. Ләкин күпләр Украина күбрәк балл җыя алыр дигән фикердә. Беренче чиратта бу башкаручыларның чыгыш сыйфатына бәйле түгел, ә сәяси сәбәпләр аркасында. “Евровидение” бәйгесе сәясәттән ерак торуын белдерсә дә, Европа җәмгыятенең зур өлеше Русия-Украина низагында соңгысына теләктәшлек белдергәне сер түгел.
XS
SM
MD
LG