Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 9 май парадлары булды


Кызыл мәйданда Русиянең хәрби техникасы уза
Кызыл мәйданда Русиянең хәрби техникасы уза
Мәскәүнең Кызыл мәйданында булган парадта узган елгы белән чагыштырганга караганда күбрәк хәрби техника катнашты. Мәйданнан 151 хәрби машина үтте, күктә 69 хәрби очкыч һәм боралак очты. Русия мәйданга моңа кадәр катнашмаган “Тор-М2У” ракеталар комплексын, танкка каршы “Хризантема-С” комплексын һәм “Тайфун” машиналарын чыгарды.

Русиядә Җиңү көне дип аталган бәйрәм уңаеннан 25 шәһәрдә парадлар үтте.

Русиянең калган шәһәрләрендә, Казакъстан, Беларус, Кырыгызстан, Украина һәм Израилдә “Үлемсез полк” чаралары уза. Моны оештыручылар чарада катнашучылар үзләренең сугышта катнашкан туганнарының портретлары белән Мәңгелек ут янына килә дип хәбәр итә.

Украинада 9 май элекке еллардагы кебек бәйрәм ителми. Хакимиятләр соңгы хәлләр сәбәпле иминлек чараларын көчәйтте. Кичен Киев, Одесса, Виннице, Львов, Житомир, Ровно һәм Днепропетровскида фейрверк булачак, дип хәбәр ителә.

8 майда Киевның Мәңгелек дан паркында “Тынычлыкның беренче минуты” дип аталган чара үтте. Ул Европада тынычлык килүгә багышланды. 1945 елның 8 май кичендә Германия җиңелү турында актны имзалады.
XS
SM
MD
LG