Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Франция Русия белән "Мистраль" килешүен өзәргә җыенмый


Франция Русия белән боралак ташучы "Мистраль" корабы турында соңгы сүзен, алдан планлаштырылганча, октябрь аенда гына әйтәчәген белдерде.

АКШ һәм берничә Европа дәүләте Русиягә бу хәрби технологияне сатмауны таләп итеп Франциягә басым ясый. Франция тышкы эшләр министрлыгындагы чыганаклар исә "Парижның позициясе үзгәрми", дип белдерде.

Киләсе атнада Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус АКШка бара. Парижның Мәскәү белән "Мистраль" килешүен өзәргә теләмәве аның АКШ дәүләт секретаре Джон Керри белән очрашуына тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип фаразлана.

Литва тышкы эшләр министры Линас Линкевичус көнбатыш Русиягә корал сатуны чикләү турында да санкция кертергә тиеш, дип белдерде.

2011 елда килешүне кабул итү өчен күп тырышлык куйган Франциянең элекке президенты Николя Саркози аның "салкын сугышның" тәмамлануын күрсәтүче мөһим бер фактор булуын белдергән иде. Франциядә моның өчен 1000 эш урыны булдырылды.

"Владивосток" исемле беренче боралак ташучы хәрби кораб Русиягә 2014 елның октябрендә, "Севастополь" исемле икенчесе - 2016 елда китерелергә тиеш иде. Июньдә Русиянең 400ләп хәрби диңгезчесе "Мистраль" җиһазын өйрәнү өчен Франциягә барырга тиеш иде. Бер корабка 16 боралак керә.

XS
SM
MD
LG