Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

Майның беренче көннәрендә Кырымда курорт сезоны ачылуы игълан ителде. Элек Кырымга Украина төбәкләреннән килгән украин ял итүчеләре билгеле сәбәпләрдән Кырымда әле күренмәде. Русиянең Краснодар өлкәсе аша Кырымга килүчеләр саны арттымы-юкмы – әйтүе кыен.

Порт Кавказ дип аталган Краснодар өлкәсенең Тамань ярымутравының Темрюк ягыннан – Керич бугазыннан Керичка йөргән паромнарга чиратлар зураюы хәбәр ителде. Курорт сезонына килүчеләр бер километрны 7 сәгать узып чиратларда басып торалар, чөнки паромнар машиналарның тик билгеле бер өлешен генә кабул итә алалар. Паромда кешеләрнең күбәюе ял итүчеләр күп килә башлады дигән сүз түгел. Мәсьәлә шунда ки, элек ял итүчеләр Кырымга төрле яктан керә ала иделәр, ә хәзер русиялеләрнең күпчелеге Краснодардан йөри. Ә монда инде алар паромга менеп Кырымга узарга тиеш. Паромның мөмкинлеге чикле.

Элек ял итүчеләрнең төп өлеше Харьков өлкәсе аша Украинага кереп Днепропетровски, Донецкины узып Кырымга килә иделәр. Харьковтан керү хәвефле булгангамы, русиялеләр Краснодар өлкәсе аша Кырымга агыла башлаган булса кирәк, шуның өчен күзгә кеше күп килә дип күренәдер. Паромнар да әзер түгел, ял итүчеләр чиратларда интегеп торырга мәҗбүр булалар. Бу инде Кырымга керү алдыннан туа башлаган проблемалар. Ә бит май бәйрәмнәре көннәрендә Кырымга килгән русиялеләр әле күп түгел. Хәзер алар Кырымда ял итү шартларын үзенчә тикшерү өчен 2-3 көнгә киләләр дияргә мөмкин. Алар килеп бөтен нәрсәне карап, җәйдә Кырымга килергәме-юкмы дигән карар алачаклар. Кырым керешендә исә инде аларны шундый юл сюрпризлары көтә.

Курортка килүчеләргә су булачакмы?

Әлбәттә, аларны Кырымда тормыш шартлары кызыксындыра. Бу тормыш шартлары Кырымда су булачакмы-юкмы дигән мәсьәләгә дә бәйле. Кырымны Русия аннексияләгән соң Украинадан Днепрдан килгән суда туктатылды һәм су мәсьәләсе хәзер четерекле мәсьәләгә әверелде.

Төньяк Кырым кааналында су юк

Төньяк Кырым кааналында су юк

Курорт сезоны алдыннан су мәсьәләсен хәл итү өчен Кырымның яңа хакимияте Кырымда суны төчеләндерә торган завод төзербез, суны Краснодардан Кырымга китерербез дигән сафсаталар белән мәшгуль. Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Темиргалиев, без Киров районын су белән тәэмин итү өчен яңа скважиналарны тишербез, диде. Ләкин Киров районындагы Иске Кырым шәһәре янындагы Агармыш тауны еллар буе нормадан артык шартлаткыч куеп шартлатып кыргый ысул белән таш чыгару, дөресен әйткәндә, талау сәбәбеннән элеккеге җир асты суларның юллары да инде юкка чыгып бара. Скважиналар тишелсә дә, алардан нинди су чыгачагы да билгесез. Скважиналардан чыккан салкын суның температурасы да сугару өчен килешмәгәне билгеле. Мондый судан игенлекләр авырый башлый.

Кырымга килеп киткән Русия Федерациясенең экология һәм табигый ресурсларның министры Сергей Донской, Кырымда булган суны эффектив кулланырга кирәк, суны төчеләндерү проектлары бик кыйммәт, аларны соңгы чиратта карарга кирәк, диде.

Кырым хакимияте нәрсә эшләячәген белмичә, Кырымның Салгыр Һәм Карасу елгаларының табигый су юлларын үзгәртеп, аларның суларын сусыз булган Төньяк Кырым каналына борырга уйлый. Бу планны инде үти дә башладылар. Бернинди экспертизасыз казу эшләре дә башланды, ләкин бу елгалар кечкенә, аларның сулары күп түгел һәм аларның сулары гасырлар буе табигый юллар белән барган урынына бармаса, бу региональ экологик бир фаҗигагә дә китерә ала.

Су мәсьәләсен хәл итүгә Русиянең саклану министрлыгы да җәлеп ителә икән. Көнбатыш хәрби округы батальоны Кырымда 125 чакрымлык үткәргеч торба төзеп скважиналардан тәүлеккә 9000 м3 куб суны чыгарып кирәкле урыннарга җибәрәчәге карала. Хәрбиләр Керич бугазыннан понтон күперләрен дә төзергә, тагын ике катамаран җибәрергә планлаштыра икән. Ләкин Краснодардан су үткәрелсә дә, башка проектлар эшләнсә дә, җәйдә Кырымга киләчәк ял итүчеләр өчен су җитмәячәге билгеле, чөнки курорт сезонында суны куллану шактый арта. Хәзер булмаган суны жәйнең кызу көнендә туристларга ничек җиткерәчәкләре билгеле түгел. Аның өчен курорт сезонында Украинадан су килмәсә, Кырымда бу мәсьәлә тагын да кискенләшәчәк.

Кырымтатарлар гомере буе су саклаган

Шуны да әйтергә кирәк, кырымтатарлар Кырымда гомер буе суга бик сак караганнар. Тауларда, болыннарда, кая бер кечкенә сулы урын, бер чишмә булса, аны саклап, карап, чистартып тора иделәр, чишмә суларын бакчаларга, авылга юнәлтеп, агызып тора иделәр. Чиста тау суларын эчү өчен дә, сугару өчен дә куллана иделәр. Шулай итеп гасырлар буе Кырымда кырымтатарлар суга бик сак булганнар, аны саклаганнар. Ләкин аларны Кырымнан сөрген иткәннән соң Кырымга Русия губерналарыннан китерелгән халык бу чишмәләрне карамаган, алар чистартылмаган. Нәтиҗәдә табигый чишмәләр бетеп барган, тауларда, чаирларда (тауларда каралган җимеш бакчалары) үстерелгән алмагачлар, грушалар, йөзем агачлары каралмыйча калды, кыргыйлашты. Сулар да, чишмәләр дә бөтенләй юкка чыкты.

Төньяк Кырым каналы. Архив фотосы

Төньяк Кырым каналы. Архив фотосы

Кырымтатарлар гомер буе үстерген җимешләрне Русиядән 1944 елда китерелгән урыслар карый белмәгәнлектән бакчалар да юкка чыга башлады. Кырымның яңа “хуҗалары” исә Кырымда бәрәңге үстерергә тотындылар. Алар кырымтатарлар бу җирдә үстерә белгән җимеш агачларын, бу җиргә, кояшка, салкынга ияләнгән борынгы җәнәсләрне дә юк иттеләр. Хәзер Кырымда үстерелгән җимеш сортлары Европадан китерелсә дә, алар Кырым һавасына яраклаштырылмаганга күрә озак итеп мул бәрәкәт тә бирә алмыйлар, кыштагы салкынга, жәйге сусызлыкка да чыдый алмый авырып берничә елда юк булалар, аларның җимешләренең тәме дә икенче. Туристлар исә Кырым җимешләре урынына Төркия, башка илләрдән китерелгән җимешләрне сатып алырга мәҗбүр. Ләкин алар моны белми.

Кырымда ризык бәяләре даими арта

Украина суны Кырымга җибәрмәсә, Русиянең су мәсьәләсен гамәлдә ничек хәл итергә җыенуы билгесез. Тик бу мәсьәлә хәл ителмәгән сәбәптән Кырым фермерлары инде зыян күрә башладылар. Димәк, Кырымда гади халык өчен аларның продукциясе тагын да кыйммәт булачактыр. Моны Кырым базарларына барган һәр кеше инде ачык сизә башлады. 5-6 һривня булган бәрәңге инде 12 һривня, 5 сумлык суган 13 һривня, 4 һривня булган кишер 10 сум. Яңа бәрәңгенең бәясе 25 сумга җитте.

Шулай итеп, Кырымда җитештерелгән бу яшелчәләрнең бәяләре нык артты һәм арта бара. Бу да аннексиянең сәбәбе булса кирәк, чөнки Кырымда җитештерелгән суган, бәрәңге, кишер, кәбестәләр бетеп барганда, аларны Украинаның Херсон, Винница, Житомир, Сумы һәм башка өлкәләрдән Кырымга китерә иделәр. Хәзер инде Украина Кырым чиге ике яктан контрольдә булгач, бу бәрәңгеләр килми инде. Нәтиҗә билгеле.

Кырым авыл хуҗалыгы министры Полюшкин быелгы дөге уңышы инде бөтенләй булмаячак дип игълан итте, чөнки игелгән дөге Днепрдан су килмәгәнлектән тулаем юкка чыккан. Министр, без дөгене Краснодардан китерербез, диде, ләкин аның бәясен әйтмәде. Ә бит аны китерү өчен дә юл чыгымнары тотылачак, димәк, бу да бәяләргә нык тәэсир итәчәк, чөнки бензин бәяләре Кырымда хәзер литрга бер доллардан артык.

Ял итергә килүче туристлар бу проблемнарны әле белмиләр, әлбәттә. Аларны Кырымга Русиядән китертәчәкләрен ышандырган Кырым хакимияте аларга нәрсә һәм нинди бәягә ашатачак икән?

XS
SM
MD
LG