Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә яшәүче Кайбыч әбиенә йөз яшь тулды


Нурсәя әби кызы Фәүзия, малае Илдус белән
Нурсәя әби кызы Фәүзия, малае Илдус белән

Йөз яшьлек Нурсәя Нуретдинова юбилеен туганнары бик зурлап үткәрделәр.

Татарстанның Олы Кайбыч авылында ун балалы гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килгән Нурсәя Нуретдинова минем өчен чын ачыш булды. Ике дистә ел себер якларында яшәп, эшем буенча күпме кеше белән аралашып, туган якларымнан килгән олы яшьтәге якташым барын белмәгән идем. Әле ул бар тормышын яхшы хәтерләп, үткәннәрне рәхәтләнеп сөйләп тора.

"Мин әбинең йөзеннән җыерчыклар эзләдем, маңгайлар шоп-шома, карт әбиләрнең какчыл сөякчел куллары булса, Нурсәя әбинең куллары да матур, буыннары да чыгып, тырпаеп тормый. Бу бит чып-чын могҗиза. Иң мөһиме, әбинең энергиясе китмәгән, ул сөйләгәндә яшьләрне көнләштерерлек дәртләнеп, илһамланып сөйли.

Нурсәя әбигә 100 яшь бирерлек түгел әле
Нурсәя әбигә 100 яшь бирерлек түгел әле
Инде үзләре дә сиксән ягындагы улы Илдус абый белән килене Мөслимә апа сүз кыстырсалар, әби яратмый, кырт кисеп: “Тыгылмагыз, мин үзем дә сөйлим”, ди. Әйе, Ходайга шөкер, әбинең зиһене яхшы, йөз ел элек дөньяга килеп яшәгән каенана-каенаталары турында кичәге көндәге кебек исенә төшерә. Ишетүе дә, күрүе дә әйбәт. Аның колагына иелеп, кычкырып утырырга да кирәкми.

Нурсәя әби гарәпчә, латинча, русча, татарча укый, яза. Бүгенге көнгә кадәр тормыш дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган, йорттагыларга баш киңәшче, балаларга күз-колак булуын әле дә дәвам итә. Улы йортында ике килен белән яши. Олысы Мөрәле авылы кызы Мөслимә апа белән 50 елга якын, оныгының хатыны Әлфия белән 23 ел һәм оныкчыклары белән барысы да – 7 җан ике катлы кызыл кирпечтән төзелгән йортта дус-тату гомер кичерәләр", дип яза аның турында Төмән өлкәсендә чыгып килә торган “Яңарыш” газетасында чыккан язмада Наилә Сафиуллина.

– Без 11 бала тусак та, 6сы гына исән-сау үсте. Хәзер инде үзем генә калдым. Әти-әниләремнең җирләре булган, үзләре иген чәчеп хәлле генә яшәгәннәр. Колхозлашу вакытында бар хуҗалыклары белән бергә колхозга кергәннәр. Тик әтием яшьтән үлеп китте. Ул вакытта мин 13 яшьләремдә идем. Сталинның репрессия елларында авыл җыелышында мәчетне җимерергә уйлаган җитәкчеләргә каршы чыкканы өчен әниемне дә 3 елга төрмәгә утыртып куйдылар. Үз көнебезне үзебез күреп үстек без, - дип сөйли Нурсәя апа.

23 яшьләрендә Имәле башы авылы егете Галәтдингә кияүгә чыга ул. Кызлары Фәүзия аякка басуга, бераз акча туплау максатыннан гаиләләре белән Мурмански өлкәсенә юл алалар. Анда 1939 елда Илдуслары туа. Барлык планнарын җимереп сугыш башлана. Ирләрне Совет армиясенә чакыралар, ә гаиләләрен туган якларына кайтарып җибәрәләр. Шулай бер ай буе тауар поездында ачлы-туклы кайтып, өч айдан дөньяга килгән игезәк кызлары да ярты сәгатьтән җан бирәләр.

Нурәя әби гаиләсе, туганнары белән
Нурәя әби гаиләсе, туганнары белән
Сугыш елларындагы бар михнәтне дә үз җилкәсендә татый якташ әби. Газиз ирен дә көтеп ала алмый – ул да ил өчен аяусыз көрәштә һәлак була. Яшьли тол калган Нурсәя апа иренә биргән: “Мин сине беркемгә дә алыштырмыйм”, дигән вәгъдәсендә тора – калган бар гомерен балаларына багышлый.

Олысын – Фәүзиясен Казан финанс институтына укырга кертә. Улы Илдус армиягә хезмәт итәргә китә. Аларның тормышы әйбәт булсын өчен нинди генә эшләр башкармый ана. Мари республикасының Волжски шәһәрендәге агач комбинатына эшкә урнаша, анда 10 ел эшли. Фәүзия апа Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә урнашып, аңа фатир бирелгәч кенә, кызы янына килә. Малае да шунда кайта. Туган якларга кунакка кайтканда Мөрәле кызы Мөслимә белән танышып, бергәләшеп Төмән якларына юл алалар. Шулай Төмәндә дә 42 ел мизгел шикелле сизелми дә үтеп китә.

Илдус абый белән Мөслимә апа да хәзерге матур тормышны булдыру өчен төрле эшләрдә хезмәт итәләр. Бу якларда киң таралган шарф сугу, бәйләү белән дә шөгыльләнәләр, базарында да төрлесен саталар, автобуслар алып та шәхси эшләрен булдыралар. Кыскасы, тир түгеп тапкан хезмәтләре заманына күрә мул, яхшы тормышта көн итәргә мөмкинлек бирә. Алай да аңа кадәр торф чыгаруда газапланулар барыбер онытылмый икән ул.

Юбилейга Сарапулда яшәп калган Фәүзия апа, аның 2 кызы, Илдус абыйның малае, оныклары, оныкчыклары һәм Кайбычтан килгән туганнары, дуслары җыелган иде Нурсәя апаны котларга. Тәртипле, тәрбияле гаиләдә яшь буын да татарча бик матур сөйләшә, әбиләрен хөрмәт итәләр. Бәйрәм хөрмәтенә фильм әзерләү дисеңме, йөзләгән роза чәчәкләре бүләк итү, өйне махсус шарлар белән бизәү, газета чыгару, иң матур теләкләр юллау – бу эшләрдә һәр гаилә әгъзасы үз өлешен керткән. Бу гаиләдәге кадер-хөрмәткә, дуслыкка, бер-берсенә игътибарлы булуларына искитмәле!
XS
SM
MD
LG