Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә себертатар рәссамы күргәзмәсе ачылды


Рәссам Ольга Бакиева "Күчем һәм Сүзге" рәсеме янында
Рәссам Ольга Бакиева "Күчем һәм Сүзге" рәсеме янында

Шәһәр татар мәдәният үзәгенең матур залында рәссам Ольга Бакиеваның "Үрнәк" исемле графика ысулы белән ясалган рәсемнәр һәм милли бизәкле күлмәкләр күргәзмәсе ачылды.

Үзәкнең бу залы төрле очрашулар, күргәзмәләр, кичәләр өчен бик уңайлы. Аны иҗат әһелләребез үз иттеләр. Тантанада Ольга ханымның кызы, рәссам Альбина Бикмеева, галимнәр Александр Ярков, Хәнисә Алишина, иҗатташ дуслары, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев җитәкчелегендәге курсларда өстәмә белем алучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм башка сәнгать сөючеләр катнашты.

Кичәне алып баручы Зөлфинә Миннебаева кунакларны сәләтле милләттәшебез белән таныштырып китте:

– Ольга Бакиева өлкәбезнең Салехард шәһәрендә туа. Сынлы сәнгать буенча белемне Красноуфимски педагогия училищесында һәм Түбән Тагил педагогия институтында ала. Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантурасында укый.

23 ел мәктәптә сынлы сәнгать дәресләрен укыта. Аның 7 елында директор вазифасын башкара. Хәзер Ольга Бакиева Төмән дәүләт университетының психология һәм педагогика институтының сынлы сәнгать кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты.

– Ольга яки мулла кушкан исеме Алия Бакиева Акьяр мәктәбендә директор булып озак кына эшләп алды, шул чорда мәктәпнең бизәлеше нык үзгәрде. Укыту сыйфаты да начар түгел иде. Тик директор хезмәтен һәм яраткан шөгылем – сәнгатьне бергә алып барып булмый, икесеннән берсен сайларга кирәк ди иде ул. Һәм шулай итте дә – сәнгатебез серләрен яшь буынга өйрәтергә университетка урнашты, дип яратып сөйләде аның турында ветеран укытучы Люция Хәбибуллина.

Үзе турында күп сөйләүне кирәк дип тапмады рәссам. Минем иҗатым рәсемнәремдә чагыла, алар турында башка чыгышларда ишетербез, диде ул.

– Күп эшләрем Урал, Себер һәм Алтайның алыштыргысыз серле табигатен сурәтләүгә багышланган. Бигрәк тә аларның энергетикасын, кеше белән табигатьнең кушылышын бирергә, андагы серлелекне сәнгати чаралар белән гәүдәләндерергә тырышам.

Графика кичерешләремне тулырак бирергә ярдәм итә. Аларны кәгазь битенә төшергәндә үземне яңадан шул урында булган шикелле тоям. Композицияләрнең характеры тыныч һәм салмак. Рәсемнәрнең зурлыгы күренешне якыннан һәм ерактан кабул итүгә бәйле, дип таныштырды Ольга Бакиева эшләре белән.

Бер яктагы рәсемнәргә карасаң, үзеңне шул урында торган кебек хис итәсең, ә икенче яктагы әсәрләрдә миллилек төсмерләнә. Әнә “Дога кылуны тәмамлау”, “Күчем һәм Сүзге” рәсемнәре милли бизәкләргә ничек бай.

– Себер татарлары бизәкләре башкалардан аерыла, аларның берсе дә юктан гына барлыкка килмәгән, һәр бизәк нәрсәне дә булса аңлаткан, саклагыч булып торган, аларда төсләр дә килешкән, - ди оста. - Тик бу өлкәне өйрәнүче генә юк. Бизәкләрнең төрлелеген мондагы татар, башкорт, себертатар хатын-кызы киемнәрендә дә чалымнарга була.

Хәзерге вакытта студентлар белән хәрби кием әзерлибез. Анда мөселман бизәкләре төшерелгән шлем бар.

Чыгыш ясаучылар рәсемнәрдә үзенчәлеклелек, кабатланмас осталык, рух ныклыгы барлыгын, төсләрнең дә үзгә – күңел җылысы белән сугарылган булуын билгеләп үттеләр, рәссамның эшләрен беренче генә кабат күрүләренә карамастан, аларга югары бәя бирделәр һәм авторга дәвамлы илһамлы иҗат, тагын да яңа күргәзмәләр ачылуын, сәламәтлек теләделәр.

– Иҗат кешесен нәрсәдер борчый, ул үткәннәргә кайта. Бу эшләрдә ниндидер очыш күзәтелә. Бу Аллаһы Тәгаләдән килә. Кирәк булганга түгел, ә йөрәге кушканга ясый оста. Рәсемнәрендә уй-фикерләрен тоярга була, диде үзе дә педагог-рәссам Эдуард Тушаков.

Клара Кучковская матур җырын бүләк итте.

Ольга Бакиеваның монда методик әсбаплары һәм шигырьләр җыентыгы да урын алган иде. Рәссам әле матур шигырьләр дә иҗат итә икән. Аның рәсемнәре белән бастырылган “Себер татар әкиятләре” китабын Хәнисә Алишина күрсәтеп киткән иде инде, тиздән үзе бизәгән Ершовның “Сүзге” поэмасы да Төмән татар китап нәшриятында дөнья күрәчәген билгеләп үтте иҗат әһеле. Тагын да “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре билгеләре, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараеның татар бүлегендәге милли бизәкле күлмәк үрнәкләре дә – Ольга Бакиева эшләре.

– Тиздән мәктәп янындагы лагерьлар эшләрен башлый. Балалар килсен, сәнгатебез белән танышсыннар дип тырышабыз, шуңа да күргәзмә июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге кунакларга үзәкнең эшен дә күрсәтеп китәргә булдык. Күрсеннәр, үзәк эшендә дә катнашсыннар, дип үзәк директоры Лилия Кәримова тантанада катнашучыларны икенче катка – концертлар залына чакырды.
XS
SM
MD
LG