Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Омскида Җиңү көне чаралары үтте


"Умырзая" ансамбленә йөрүче Данис Бакиев (с) Георгий тасмасын тотып тора

"Умырзая" ансамбленә йөрүче Данис Бакиев (с) Георгий тасмасын тотып тора

Омскида Җиңү бәйрәменә 50 метрлы Георгий тасмасы күтәреп чыктырлар. Авылдан килгән 88 яшьлек сугыш ветераны Фәйзелгаян абыйның бу бәйрәмдә башы әйләнеп киткән.

Тантаналы йөреш башланыр алдыннан мәйданнан 50 метр озынлыктагы Георгий тасмасын күтәреп үттеләр. Аны "Дуслык тасмасы" – Русия халыкларының дуслык билгесе дип атадылар. Мондый чараны Омскиның Дуслык йорты оештырды.

Тасманы тотарга 60 кешегә ышаныч белдерелде. Аларның күпчелеге Дуслык йорты каршында эшләүче милли-мәдәни оешмалар яшьләре иде. Омски татар мохтариятеннән бу эшкә җәлеп ителүчеләр "Умырзая" ансамбленә йөрүче өлкән сыйныф укучылары Данис Бакиев белән Лария Дәүләтшина булды.

Омскидан соң "Дуслык тасмасы" Смоленски, Мурмански, Тула, Новороссийски, Волгоград, Петербур, Мәскәү шәһәрләренә җибәреләчәк, 1941 елгы сугыш башланган көнгә 22 июньгә Акъярга (Севастополь) барып җитәчәк.

Быелгы Җиңү бәйрәменең тагын бер үзенчәлеге "Үлемсез полк" дип исемләнгән чара булды. Сигез меңнән артык кеше сугыштан кайтмый калган яисә исән-сау кайтып, тыныч вакытта вафат булган туганнарының һәм якыннарының рәсемнәрен күтәреп йөрешкә чыктылар. Араларында яшьләр дә, балалар да шактый булды.

Бүгенге көндә исән-имин, яшьләре 90га җитеп килгән, 90нан узган ветераннар йөрештә махсус автомобильләргә утырып уздылар. 88 яшен тутырган ветеран Фәйзелгаян Хаҗиев бәйрәмгә кызы белән килгән. Сугышның бар авырлыкларын кичергән Фәйзелгаян абый исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан. Җиде ел хезмәт иттем, 1943 елда киттем фронтка, 1950 елда гына кайттым, ди Фәйзелгаян абый. Омскига ул Башкортстанның Кызылкама районыннан күптән түгел генә күченеп килгән. Әнисе вафат булгач, кызы, бергә җиңелрәк дип, әтисен үзе яшәгән шәһәргә – Омскига алып килгән.

"Бик тә риза хәзерге тормышка, бик сөенә, шатлана, авылда мондый зурлап үткәрелгән бәйрәмнәр күргәне юк иде, авылда клубка гына җыеп алалар иде берничә ветеранны, ә мондагы бәйрәмгә хәйран калды, дулкынланудан хәтта башы әйләнеп китеп, аңын югалта язды", ди ветеранның кызы.

9 май көнне күрешеп сөйләшергә насыйп булган тагын бер ветеран Әнвәр Әюпов, киресенчә, хәзерге тормышның бер кызыгы да юк дип саный. "Сугыш безнең гаиләгә бик күп авырлыклар китерде, апам сугышта үлде, ул табиб иде, ике абыем һәлак булды, бер абыем, Хәким исән калган иде, күптән түгел ул да якты дөнья белән хушлашты", дип сөйли ул.

Хәким Әюпов та очучы булган, Әнвәр абыйныкы кебек, аның да орден-медальләре бихисап иде, хәтере дә яхшы, сугыш хатирәләрен озаклап сөйли ала иде. Әле җиңүнең 68 еллыгын каршылаганда сау-сәламәт кенә иде. Энесе Әнвәр абый кебек, ул да, орден-медальләре белән мактанырга яратмый иде.

Әти-әниемә дә бик авыр булды, алар Уралда яшәделәр ул вакытта, дип сөйли Әнвәр абый. 1943 елда ул фронтка китә, очучылар училищесына эләгә, 1944 елда кызылбайраклы 98нче санлы аерым гвардия полкына җибәрелә. Күзләүгә оча идек, кайчак сугышырга да туры килде, әгәр һөҗүм итсәләр. Бервакыт төнлә безнең очкычны бәреп төшерделәр, штурман һәлак булды, мин үзем каты яраландым, шуннан соң минем өчен сугыш бетте, ди ул.

Сугыштан соң Әнвәр абый яшь очучыларны өйрәтүче остаз була. "Элек яшьләргә яхшы тәрбия бирелә иде, һәммәсе эш белән мәшгульләр иде, хәзер аларның киләчәге кайгыртылмый. Сәламәтлеге дә кайгыртылмый. Кибетләрдә нәрсә сатыла? Сөт, каймак, башка ризыклар – ясалма барысы, яшелчә-җимешләр – нитратлы", дип борчылып сөйли сугыш ветераны.

Шәһәрдә исә бәйрәм тантаналары төрле урыннарында – Җиңү паркында, "Омски ныгытмасы" тарихи-мәдәни комплексында, башка күп санлы ял итү, күңел ачу урыннарында концертлар, уеннар, башка төрле күңел ачу чаралары белән дәвам итте. Бәйрәм кичен ут тамашасы белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG