Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина тышкы эшләр министрлыгы: “референдум”нар легитим түгел


Донецкидагы сайлау урыны
Донецкидагы сайлау урыны
Украина тышкы эшләр министрлыгы Донецки һәм Лугански өлкәләрендә үткән, янәсе “референдум” дип аталган чараны кануни һәм легитим гына түгел, ә җәмгыятьнең реаль кәефен яшерергә тырышу булды, дип белдерә.

Министрлык белдерүендә Pew Research Center үзәгенең апрель аенда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре дә китерелә. Хисап Украинаның көнчыгыш өлкәләрендә яшәүчеләрнең 70 процентының бердәм дәүләт булып яшәргә, ә бары тик 18 процент халыкның гына Украинадан аерылырга теләвен күрсәтә.

Министрлык беледрүенчә, күпләр Русиянең кораллы көчләреннән куркуга калган һәм тормышлары өчен борчылып үз фикерләрен яшерергә мөмкин.

Лугански өлкәсе сепаратистларының “Үзәк сайлау комиссиясе” рәисе Александр Малыхин “Интерфакс”ка әлеге “референдум” дип аталган чарада сайлаучыларның 96 процентының Украинадан аерылу өчен тавыш биргәнлеген белдерә.

Аның сүзләренчә, Луганскида 70 процент, ә Лугански өлкәсендә 81 процент сайлаучы “референдумга” килгән.

Донецкидагы “референдум” төгәлләнеп ике сәгать узгач, чарада 75 процент сайлаучы катнашты, 90 проценты Украинадан аерылуны хуплады, дип белдерелде.

Киев һәм күпчелек көнбатыш илләр шулай ук референдумны кануни түгел дип белдерә. Швеция тышкы эшләр министры Карл Бильдт “Твиттер”га бу ялган референдумнарның нәтиҗәләре шулай ук ялган булачак, дип язды.

Европа берлеге дә Лугански һәм Донецки өлкәләрендә үткән кануни булмаган "референдум" нәтиҗәләрен танымый.

Европа берлегенең тышкы эшләр вәкиле сүзчесе Мая Коциянчич, "референдум"ның демократик легитим нигезе юк, бу Украинаның көнчыгышында киеренкелекне җайга салу өчен уртак Женева максатларына каршы килә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG