Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Дальний" эшендә гаепләнүчеләрдән сорау алуга керешә


"Дальний" эшендә гаепләнүчеләрне мәхкәмәгә китерәләр
"Дальний" эшендә гаепләнүчеләрне мәхкәмәгә китерәләр
12 майда Казанның Идел буе мәхкәмәсендә прокуратура вәкиле "Дальний" эшендә гаепләнүчеләргә дәлилләүне төгәлләде. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге хәбәр итә. Үзәк вәкилләре биш зыян күрүченең мәнфәгатьләрен кайгырта.

13 майда гаепләнүчеләрдән сорау алу башланачак, дип хәбәр ителә.

Полициянең элекке сигез хезмәткәре гаепләнүчеләр эскәмиясендә. Аларның җидесе сак астында, ә берсенә шәһәрдән чыгу тыелган. "Дальний" полиция бүлегендә 14 кеше зыян күргән.
XS
SM
MD
LG