Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:49

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, академия президенты беренче чиратта татар милли җанлы кеше булырга тиеш, дип белдерә.

Татарстан фәннәр академиясендә президент сайлау июнь уртасында булачак. Яңа президент академиянең гомум җыелышында яшерен тавыш бирү юлы белән сайланачак. Бу сайлауның төгәл датасы Татарстан президенты белән килештерелгәч билгеле булачак, дип белдерделәр академиядән.

Намзәтләр дүртәү: КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов, фәннәр академиясе каршындагы перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге директоры Марат Сафиуллин, "Гамәли семиотика" фәнни тикшеренүләр институты директоры Җәүдәт Сөләйманов һәм Казан техник университеты (КАИ) галиме Айрат Абдуллин. Намзәтләрнең өчесе: Сафиуллин, Сөләйманов һәм Абдуллин – академиядә вице-президентлар.

Моңа кадәр академиягә җитәкчелек иткән 72 яшьлек Әхмәт Мазһаров узган атна ахырында президиум утырышында үзенең китәчәген әйтте һәм намзәтләрне дә атады. Әлеге карарга килүен ул үзе җитәкләгән Бөтенрусия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында чит илләр – Казакъстан, Иран белән элемтәләр ныгыганга вакыт җитмәү һәм шулай ук фәнни тикшеренүләренә вакыт тарлыгы белән аңлатты.

"Фәнни-җитештерүне фәннәр академиясе белән бергә алып бару, бигрәк тә Иран белән интенсив эшләгәндә, гаять катлаулы. Миңа 72нче яшь китте бит, мин бу урында сигез ел эшләдем, бу – АКШта президентлык вакыты", диде Мазһаров.

Президентлыкка намзәтләрнең берсе – Җәүдәт Сөләйманов Азатлык радиосында булганда үзенең Мәгъзүм Сәлахов өчен тавыш бирәчәген белдерде.

Беренче чиратта һуманитар юнәлеш алга таба ничек булыр дип уйландым
"Дөресен әйтим, башта уйландым. Мәсьәләнең болай куелуы көтелмәгән хәл булды. Мин беренче чиратта, фән ягыннан, оештыру ягыннан да түгел, ә һуманитар юнәлеш безнең алга таба ничек булыр икән дип уйландым. Карасаң, безнең арада барыбер "чи" һуманитар юк. Бөтен җаным белән бу мәсьәләне аңласам да, мин дә "технарь". Безнең халык, таба алмадылар, бер математикны куйганнар, дип әйтәчәк.

Гомумән караганда, мин үзем һуманитар юнәлешне алып бара алам. Миңа, вице-президент буларак, бу юнәлештә эшләргә кем комачауласын. Мин үзем президентлыкка Мәгъзүм Сәлаховның килүен хуплыйм. Алда торган мәсьәләләрне аның белән бергәләп чишәрбез дип уйлыйм", ди Сөләйманов.

Галим фикеренә күрә, Татарстан фәннәр академиясе президенты иң беренче чиратта милли җанлы кеше булырга тиеш.

"Президент һичшиксез татар милли җанлы булырга тиеш. Мин милли җан дигәндә татар мәнфәгатьләрен, тел мәнфәгатьләрен, мәдәниятне аңлап, шуның өчен җан атып торырга тиеш дип уйлыйм. Бүген Татарстан зыялылары бу эшне алып бармаса һәм фәннәр академиясе президенты миллилек тарафдары булмаса – бу, минем уйлавымча, мантыйкка сыя торган әйбер түгел. Бу мәсьәләдә Әхмәт Мазһаров искиткеч милләт җанлы кеше. Алга таба да шулай булыр, чөнки ул бөтенләй китми, президентлык вазифаларын гына калдыра. Ул миллилек юнәлешен хуплар һәм дәвам итәр дип өметләнәм", ди Сөләйманов.

Мазһаровның президентлык вакыты татар фәненең, бигрәк тә татар теле һәм әдәбиятын фундаменталь өйрәнүләр өчен белгечләр әзерләүнең кыен хәлдә калган чорына туры килде. Федераль университет оештырылгач чиста татар филолологиясе факультеты һәм татар телен һәм әдәбиятын гына өйрәнүче белгечләр әзерләү дә юкка чыкты. Мазһаров бу үзгәрешләргә кискен каршы иде. Бу хакта ул Азатлыкка да белдерде. Әмма Татарстан җитәкчелеге дә, университеттагы түрәләр дә аның сүзенә колак салмады.

Сөләйманов ул вакытта гаепнең атта да һәм тәртәдә дә булуын әйтә. Бүген хәлләрнең уңай якка киткәнлеген белдерә.

"Мазһаров татар факультеты тарафдары иде. Әмма шундый вазгыять булып куйды ки, университетны үзгәртеп кору вакытында, минемчә, аны (татар факультетын бетерүне) беркем дә теләмәгән иде. Әмма без факультетсыз калдык һәм белгечләр әзерләүдә башка белгечлекләргә өстәп "һәм татар теле" генә дия башладык.

Татар телен без барыбер күтәрәчәкбез
Бәлки читтән караганда күренмидер, әмма соңгы ярты ел эчендә татар телен хуплауга һәм татар теленә ярдәм күрсәтүгә әһәмият артты. Мин моны филология һәм милләтара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән сөйләшкәндә дә күрәм. Институтның багучылар шурасы төзелде. Аңа вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов җитәкчелек итә. Ул бик татар җанлы һәм татар мәсьәләләрен яхшы аңлый. Башка өлкәләрдә дә татар теленең активлыгын сизәм һәм күрәм. Биредә (татарлыкка карата) ректорлык ягыннан да каршылык юк. Без барыбер татар телен күтәрәчәкбез.

Бу килеп туган мәсьәләдә (татар факультетының юкка чыгуында) гаеп атта да тәртәдә дә, без татар җанлы кешеләрдә дә бар иде. Факультетка БДИ нәтиҗәләре белән төпле абитуриентларны сайлап алу да тиешенчә булмады. Вазгыять тә шундый вакытка туры килдеме. Табигатьтә дә андый вакытлар булып ала бит ул. Хәзер бу мәсьәләдә күтәрелеш чоры. Әле үзебезнең факультетыбыз, үзебезнең институтыбыз бар дип әйтеп булмый. Минемчә, без эшебезне шул якка алып барабыз. Безнең татарларның теле, мәдәнияте аңа лаеклы гына түгел, ә ул булачак", ди Сөләйманов.

Әхмәт Мазһаров

Әхмәт Мазһаров

Мазһаров үзе президент булган вакытта фәннәр академиясе каршында яңа институтлар булдыруны һәм аларны финанс ягыннан ныгытуны уңай күренеш буларак бәяли. Алты институт һәм үзәк арасында турыдан-туры татар тарихына, фәненә караганнары да бар. 2009 елда Гамәли семиотика институты ачыла. 2010 елда Исламны тикшеренү үзәге эшли башлый. 2014 елда Археология институты үзе бер берәмлек булып Тарих институтыннан аерыла.

Мазһаров Татарстан фәннәр академиясендә башка юнәлешләр белән бергә татар халкының һәм республикада яшәүче башка халыкларның телен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү дә әһәмияткә ия юнәлеш дип белдерә. Ул һуманитарийлар белән горурлануын әйтә.

"Алар республикада һәм федераль дәрәҗәдә әһәмияткә ия һуманитар програмнарны, Татарстандагы тарихи һәм этномәдәни вакыйгаларны фәнни яктан тәэмин итәләр. Татар энциклопедиясе институты "Татар энциклопедиясе"нең быел урыс телендә соңгы алтынчы томын, ә татар телендә дүртенче томын чыгара. Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында җиде томлык татар тарихын язу тәмамланып килә. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гаяз Исхакыйга багышланган 15 томлыкны чыгарды. Безнең археологларның Болгар һәм Алтын Урда цивилизацияләрен һәм Зөя утрау-шәһәрен тикшеренүләре республикадагы турбизнес белән уңышлы хезмәттәшлеген күрсәтә", ди Мазһаров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG