Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Украинада журналистларга һөҗүмнәргә борчыла


Журналистларның хокукларын яклаучы халыкара комитет Украинада журналистларга һөҗүмнәр һәм сәбәпсез тоткарлауларга борчылу белдерә. Украинадагы катлаулы вазгыятьне яктыртучы чит ил журналистлары да, андагы медиа вәкилләре дә төрле хәлләргә дучар була.

Комитетның Европа һәм Үзәк Азия бүлеге хезмәткәре Мозаффар Сөләйманов, Киевтагы хакимият һәм илнең көнчыгышындагы сепаратистлар лидерлары журналистлар ирекле һәм имин эшли алсын өчен булдыра алганның барсын да кыларга тиеш, дип белдерә. “Ике як та журналистларга һөҗүм артында кемнәр тора һәм аларның җаваплылыктан кача алмаячагы турында анык сигнал җибәрергә тиеш”, ди Сөләйманов.

Украинаның көнчыгышында журналистларга күпләгән һөҗүмнәрнең соңгысы – “Новая газеты” журналисты Павел Каныгинга булды. Каныгин Донецки өлкәсенең Артемовски шәһәрендә дүшәмбегә каршы төндә тоткарланды һәм берничә сәгатьтән азат ителде.

Каныгин “Дождь” телеканалына тоткарлаган Русия яклы кораллыларның янәсе-референдум хакында тәнкыть сүзләренә бәйләнгән. Башта бу кораллылар Каныгин өчен 50 мең сум акча алырга теләгән, ә аннары аның 50 сумын алганнар һәм кыйнаганнар”, дип хәбәр итә “Эхо Москвы”
XS
SM
MD
LG