Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:58

Мари Илендә Украинага тынычлык теләгән активистка һөҗүм булган


Блогер һәм активист Евгений Пироговны өч билгесез кеше ул яшәгән йортның ишегалдында көтеп торган, аркасына берничә тапкыр пычак белән кадагач, качып киткәннәр. Хәзерге вакытта Пирогов хастахнәдә һәм аның тормышына куркыныч янамый, дип хәбәр ителә.

Пирогов үзе һөҗүмне җәмәгать эшчәнлеге өчен дип белдерә. Һөҗүмгә кадәр бер көн кала ул Украинада тынычлык өчен чара үткәрә. Алар икенче бер активист белән урам буйлап Украина флагы күтәреп “сәяси йөрешкә” чыга. Активистлар очраганнарга сугышка каршы язулар да тарата. Активистларның бу шундый өченче чаралары була.

XS
SM
MD
LG