Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

"Максат" фестиваленең максаты нинди?


14-20 майда Казанда "Максат" VIII халыкара яшьләр фестивале уза. Бу уңайдан оештыручылар "Татмедиа"да журналистларны җыеп чараның максатын аңлатты.

"Идел" яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафина сүзләреннән аңлашылганча, "Максат" фестивалендә 18-30 яшьтәге егет-кызлар Казанга килеп, "Идел" лагерына җыелып иманнарын яңартачак. Алдагы елларда намаз укыргамы, юкмы дип шикләнүчеләр әлеге чарага килгәч янәдән кыйблага йөз белән борылганнар.

"Максатыбыз аларны ял иттереп кайтару түгел, ә рухи, милли байлыгыбызны тапшыру. Җәмгыятьтәге проблемнарны бергәләп хәл итү өчен Русия һәм чит ил яшьләре арасында хезмәттәшлекне җайга салу", ди Сафина. Аның сүзләренчә, "Максат" - җиде ел үткәрелгән мөселман яшьләр фестиваленә алмашка килгән. Бу чараның беренче әйдаманы буларак, татар милли-мәдәни мөхтәрият вәкиле Миләүшә Шәрәпова да журналистлар алдында чыгыш ясап, әлеге җыенда Русиянең 20 төбәгеннән һәм Беларус, Казакъстан, Украинадан, Кырымнан 100 делегат катнашачагын әйтте.

Татарстанның диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров "Максат"ка килгән яшьләргә дини тормыштагы иң яхшы үрнәкләр күрсәтеләчәген җиткерде. Аерым алганда мөфти белән очрашу, "Ярдәм" мәчетендәге күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә, Шыгырдан, Тукай авылларына, Русия ислам университетына, Изге Болгар җиренә сәфәрләр каралган. "Максаты"быз изге, дини байлыгыбызны яшьләргә күрсәтергә тиешбез. Без аларга юл күрсәтәбез, алга таба ничек, кайда булалар - үзләреннән тора", ди Батров.

Матбугат очрашуында катнашкан "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина, бу чараның чыннан да максатлы булуын һәм Аллаһ ризалыгы белән үткәрелүен теләде. Фикерен йомгаклап, җәмгыятьтә ир-атларның дәрәҗәсен күтәрергә, кадерен белергә кирәклеген һәм "Максат" фестивалендә әлеге темага зур игътибар бирүне сорады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG