Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:42
БМОның җәзалауларга каршы конвенциясе кабул ителеп 30 ел узгач та күп илләрдә җәзалау таралган, дип белдерә Amnesty International.

“Җәзалауларны туктатырга!” кампаниясен башлау уңаеннан әлеге халыкара оешма хакимиятләрне икейөзлелектә гаепли. Алар җәзалауны канун белән тыялар, ә гамәлдә кулланалар, ди хокук яклаучылар.

Соңгы биш ел эчендә Amnesty International кимендә 141 илдә җәзалаулар һәм көч куллануларны теркәгән. Җәзалаулар яшерелгәнгә илләр саны тагын да күбрәк булырга мөмкин, дип белдерә Amnesty International.

Хокук яклаучылар хисабына күрә, элекке Советлар берлегенә кергән илләрдә коррупция һәм полицийскилар аз хезмәт хакы алганга хокук саклаучылар җинаять кылдым дип әйттерер өчен һәм акча түләтер өчен газаплауларны куллана.

Русиядә тоткарланганнарга кешелексез мөнәсәбәт һәм ябылу урыннарында бик начар шартлар гадәти хәл булып кала. Русиядә яшәүчеләрнең 48%-ы ябылган очракта җәзаланулардан курка, дип белдерә Amnesty Internationalның Русия бүлеге башлыгы Сергей Никитин.

2012 елның мартында Казанда "Дальний" полиция бүлегендә Сергей Назаров шампан шешәсе белән көчләнеп хастаханәдә үлгәч бу бүлектә эшләгән сигез полиция хезмәткәренә җинаять эше ачылды. 13 май көнне мәхкәмә дәвам итеп гаепләнүчеләрдән сорау алуга керештеләр.

Татарстанда чиркәүләр яндыруда шикләнелеп кулга алынганнарны җәзалау очраклары турында адвокатлары һәм якыннары белдерде.

XS
SM
MD
LG