Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия күмер базында һәлак булучылар саны 200дән артты [видео]


Төркиянең күмер базында коткару эшләре бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Төркиянең күмер базында коткару эшләре бара

Төркиядә күмер базында һәлак булучыларның саны 201 кешегә җитте. Бу хакта Төркия энергетика һәм табигый байлыклар министры Танер Йылдыз NTVMSCNBC каналында белдерде. Әлегә йөзләрчә кеше җир астында кала, дип хәбәр итә мәгълүмат чаралары.

Йылдыз сүзләренчә, сишәмбе каза вакытында 787 күмерче җир астында булган. 363 кешене өскә чыгара алганнар. 80 күмерче каты яраланган, аларны хастаханәләргә салганнар. Министр һәлак булучыларның саны артырга мөмкин дип белдерә.

Каза булган күмер базы Истамбулдан 250 чакрым көньякка Сома шәһәренә урнашкан. Беренчел мәгълүматларга күрә, ике чакрым тирәнлектә электрның кыска ялганышы нәтиҗәсендә шартлау булган һәм янгын чыккан.

Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган каза сәбәпле Албания сәфәреннән баш тарткан.
XS
SM
MD
LG